11 мая, 2009


Сарытауда яшь мөселманнар корылтае узды — Азатлык радиосы
19.12.2006
Сарытауда яшь мөселманнар корылтае узды Сембердән Илдар Усманов катнашты. Нәрсә күргән, ишеткән, нинди тәэсирләр алып кайткан соң ул аннан?
“Түгәрәк өстәлләрдә” җитди мәсөйләшү булган. Алда торган иң зур проблемалар – катнаш никахлар аркасында ассимиляцинең көчәюе, телебезнең кулланышы таратуы, глоболизация шаукымы астында милли үзаңның эри баруы аеруча борчуга сала. Ә бу факторларга каршы тору өчен яшьләр арасында рухи, мәдәни һәм физик байлыкны ныгыту. Физик дигәне – тән байлыгы, сәләмәтлек. Сарытауда бу өч юнәлештә дә юрыйсы гына үрнәк гамәлләр бар: яшьләр дингә тартыла, үзешчән сәнгатька зур игътибар бирелә – төрле конкурслар, КВНнар уздырыла татар яшьләренең, футбол командасы 2че лигада беренче урынны били…

Шундый уңышлар белән танышу алардан үрнәк алырга дә этәргеч бирә ала. Илдар Усманов нинди эшләр кирәклеген күрдем, ди. Иң беренче бурыч Яшьләр оешмасын тудыру. Моңа Казан егете Руслан Айсин да ярдәм вәгъдә иткән. Һәм Илдарның Педагогия университетында тарих фәнен өйрәнүче Рафаил Дәвәтәев белән очрашуын бу эшчәнлектә беренче адымы дип санарга буладыр.
Илдар Сарытауда башка үрнәк алырлык нәрсәләр дә күреп кайттан. Сарытау Автономиясе рәисе Камил Аблязовның барлык чараларга да матди ярдәме турында һәркем сокланып һәм горурланып сөйли. Иң ошаганы – Сарытауның Татар гимназиясендәге тәртип. Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, анда бернинди этеш-төртеш, тавыш-чабыш юк: барысы да тыныч, тыйнак. Сторож сыйфатында да оекбаш бәйләп утыручы акаюлыклы әби – кораллы ОМОНчы түгел. Һәм укучылар арасында да үзара тыныч һәм мәрхәмәтле мөгамәлә.
Айрат Ибраһим, Сембер
Azatliq.org