11 мая, 2009
Ульяновскида татар яшьләренең “Ак Барс” оешмасы төзелде — Татар-информ МА
Исхак Хәлимов
(Ульяновски, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Ислам мәдәни үзәгендә татар яшьләренең җыелышы булып узды. Анда Бөтендөнья татар яшьләре форумының бюро әгъзалары да катнашты. Өлкә мөселманнарының Үзәк дини идарәсе вәкиле Илдар Усманов җыелышның максатлары хакында бәян итте.
— Кызганычка каршы, татар егет-кызларының шактый өлеше бозыклык юлына баскан: аракы эчәләр, тәмәке тарталар. Алар арасында наркоманнар һәм җинаятьчеләр дә юк түгел. Катнаш никахлар санының елдан-ел арта баруы да күпләрне борчуга сала. Бүген безнең алда яшьләргә ярдәм кулы сузу, аларны туры юлга бастыру, иманга кайтару бурычы тора. Шушы максаттан чыгып, төбәгебездә яшәүче татар яшьләренең “Ак Барс” дип исемләнгән иҗтимагый оешмасын булдырырга ниятләдек, — диде Илдар Усманов.
Ә татар яшьләре форумының бюро рәисе Илшат Сәетов яңа оешманы тулы көчкә эшләтеп җибәрү юллары турында тәфсилләп сөйләде.
— Ульяновскига мәркәзебез Казаннан белгечләр китереп, ислам дине буенча лекцияләр, төрле тренинглар үткәрергә ниятлибез. Ә яшьләрне бюро тарафыннан оештырылган Татар яшьләре көннәрендә һәм “Татар егете”, “Татар гүзәле”, “Татар сүзе”, “Татар сәхнәсе”, “ХХI нче гасыр мәхәлләсе” бәйгеләрендә катнашырга чакырыбыз. Әлбәттә инде, бу конкурсларның төбәк этабын үзегездә уздыру мәслихәт, — диде Илшат Сәетов.
Җыелышта катнашучы яшьләр Ульяновски шәһәрендә мөселман сабыйлары өчен аерым балалар бакчасы булдыру, мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларны Казанның югары уку йортларына махсус квоталар буенча укырга кертү, татар язучыларының китапларын юнәтү мәсьәләсен күтәреп чыктылар.
Татар яшьләре үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алышканнан соң, “Ак Барс” дип аталган оешма булдыру турында карар кабул иттеләр. Аның рәисе итеп иманлы, милләт җанлы егетебез Илдар Усманов сайланды. Оешмада мәдәният мәсьәләләре белән Ульяновски педуниверситетының тарих факультеты студенты Рафаэль Дәвәтаев шөгыльләнәчәк.
Илдар Усманов әйтүенчә, “Ак Барс” оешмасы татар-мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия иңдерү, милли мәдәният һәм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өстендә эшләргә ниятли.
tatar-inform.ru
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.
Warning: Undefined variable $post in
/home/users/s/simtat-ru_wp2/site/wp-content/themes/classicrgb-lite/functions.php on line
567

В Ульяновске презентована книга об исламской общине второй половины 19 века – ИА “Исламньюз”
06.12.2007г.
Ульяновский областной краеведческий музей им. И.А.Гончарова
Усилиями работников Ульяновского областного краеведческого музея им. И.А.Гончарова и местного Татарского молодежного центра состоялась презентация книги молодого специалиста, кандидата исторических наук, преподавателя УлГПУ, Александра Викторовича Кобзева "Исламская община во второй половине 19-го - начале 20-го века".
Александр Викторович рассказал, что по данному вопросу такое планомерное и масштабное исследование с использованием архивных документов ранее не проводилось, и эта тема весьма актуальна.
Ильдар Усманов, председатель татарского молодежного центра, отметил, что данный труд носит фундаментальный характер. А.В. Кобзев сказал, что данный труд не является последним, что есть продолжение, это история мусульман Ульяновского края в советское и послесоветское время.
“Исламньюз.ру”
29 ноября, 2009