25 мая, 2009

Сембердә ана теле бәйгесе узды
23.04.2007
Аны “Ак Барс” исемле Татар яшьләре үзәге оештырды. Җитәкчесе Илдар Усманов әйтүенчә,бу чара “Без татарча сөйләшәбез” дигән программа буенча беренче адым.
Казанда 26-апрельдә Тукай көннәренә чакырдылар. Анда да башка төбәкләрвәкилләре арасында үзебезне күрсәтергә исәп. Беренче-икенче урыннарга омтылсак та соңгылар рәтендә булмабыз, дип өметләнәбез – диде ул.
Чара өлкәнең үзәгенең төньяк өлешендә урнашкан 28-мәктәптә будлы. Анда, хуҗалардан тыш, Зөяаръягының – 55-нче һәм Иделъягының Татар этномәдәни компонентлы 91-мәктәп балалары катнаштылар. Бәйгедә катнашучыларның үзләре белән таныштырудан башлады. «Перезентация», диделәр.
Чыгыларшның мәгънәсе – көндәшләргә дә уныш теләү. Җиңеп чыгудан мөһимрәге – изге ана теле абруен күтәрү, аны саклап калу.
55-мәктәп балалары үзләрен “Болгар кызлары” дип тәкъдим иттеләр, 91-нченекеләр – “Идел”, хуҗалар “Хыял” дип атаганнар үз төркенмәрен.
Программа күпкырлы биремнәрдән төзелгән: аерым темаларга мәкаләләр, татарныкыларрын урысчага тәрҗемә һәм киресенчә – урысчадан, мәкалнең беренче өлешенә калганын өстәү, чикләнгән вакыт эчендә төрле шартларда(трамвай, китапханә, гайләдә) диалоглар төзү, “Әпипә”не биеп күрсәтү, бирелгән темага шыйгырьчек язу…
Оештыручылар өй эше сыйфатында хикәячек төзергә дә кушканнар икән. Анда кулланыштан төшеп кала язган 10ап искерәе сүз, хатын-кыз исемнәре, шулай ук үз көндәшләренә татар әдәбияте буенча сораула да әзерләп килгәннәр. Бу ике биремдә дә укытучылар кулы сизелерлек булды, югыйсә. Әзер сорауларга җаваплар исә – алар ярдәменнән башка.
Бер гыйбрәтле мизгел: 3 төркемгә дә 2 минут эчендә Шекспирның “Быть или не быть – вот в чем вопрос” дигәнен татарчага тәрҗемә итәргә кушылды.Укучылар менә нинди тәрҗемәләр тәкъдим иттеләр: “Яшәргәме, яшәмәскәме – менә сорау”, “Булыргамы, әллә булмаскамы – менә нәрсәдә сорау”, “Булырбыз яки булмабыз – сорау шунда”. Монысын урысча уйлап татарча сөйләшергә тырышу чагылышы дип тә санарга буладыр. Чөнки татар балалары чит илләр әдәбиятен ана телендә өйрәнгән “борынгы” заманаларда бу тәкъбир “Яшәүме әллә үлемме – менә кайда мәсьәлә” дип бирелә иде Әхмәт Фәйзи тәрҗемәсендә.
Алда Тукай көннәре торгангадыр инде, аның шыйгырьләрен уку буенча да бәйге узды. 55 һәм 91-мәктәпләр балалары җылы тәэсир калдырдылар
Ә менә 28-мәктәпнекеләрнең тотлыга-толыга урыс акценты белән татарча шыйгырь – кызгану хисләре дә уятырлык булды.
Әйе, шатланырлык түгел. Чөнки биредә ана теле факультатив формасында гына өйрәнелә. Директор Әсгать Фәизов исә әлеге сүлпәнлекне ата-аналар теләмәве белән аңлата. Чүпрәле, Буа якларыннан килеп урнашкан татарның дүртенче буыны әти-әниләр инде, үзләре дә урыслашканнар, ди директор…
Яңа шәһәрдә 91-нче һәм Зөяаръягының – 55-нче мәктәпләре бер чамалы күренде. Аз гына аерма белән 55-нчесе алданрак булганда, аңа беренче урын бирелде. Сәсәбе исә – балаларның өйдә ана телендә аралашуы.
Вырыпай бистәсенең урамнарында да әлегә татар теле хөкем сөрә. 91-мәктәп балалары исә авылдан гигант завод “Авиастар” тарафыннан суырып алынган татарның икенче яки өченче буыны гына – анда да гайләдә үз телендә аралашучы гайләләр байтак. Әлегә…
Айрат Ибраһим, Сембер

azatliq.org