Яндекс.Метрика

25 мая, 2009

«Мин татарча сөйләшәм!»

Исхак Хәлимов

Ульяновскиның Татар яшьләр үзәге шәһәребезнең 28че санлы мәктәбе базасында “Мин татарча сөйләшәм” исемләнгән акция уздырылды.Анда өлкә үзәгенең 91че санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә белем алучы балалар, шулай ук Идел буе халыкларның мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнү 55че һәм 28че санлы мәктәп укучылары катнашты.
— Бу чараның төп максаты татар балалары бер-берсе белән аралашу, танышу мөмкинлеге тудырудан, яшьләренең милли үзаңын үстерүдән гыйбарәт. Бәйгедә җиңүче команда 26че апрельдә мәркәзебез Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм кичәсендә чыгыш ясау бәхетенә ирешәчәк,- диде Татар яшьләр үзәге җитәкчесе Илдар Усманов һәм Корьәннән аят укып, бәйрәмне ачып җибәрде.
“Боглар кызлары”(55че мәктәп), “Идел”(91че мәктәп), “Хыял”(28че санлы мәктәп) дип исемләнгән командалар сигез этаптан торган бәйгесендә катнаштылар. Балалар үзләрен төрле яктан сынап карады – үзебезчә җырладылар, биеделәр, шыйгырь сөйләделәр, мәкальләрне татар теленә тәрҗемә иттеләр һәм бер-берсенә кызыклы сораулар яуладылар. Алар ойгә бирелгән биремнәрне дә төгәл үтеп килгән иде.
Мисал өчен, иске татар исемнәре һәм диалекталь сүзләр кулланып инша язу буенча “Болгар кызлары” һәм “Идел” командалары беренчелекне яулады.
28че мәктәп укучылары беренче этапта ук артта калсалар, 91че һәм 55че мәктәп укучылары, киресенчә, бәйгенең ахырына кадәр беренчелекне үзара бүлешеп барды: әле берсе, әле икенчесе алга чыкты. Әйе бу балалар һәм аларның укытучылары Зөһрә Хәбибуллина белән Гөлүсә Кәримова акциягә ныклап килгәннәр. “Болгар кызлары” командасының капитаны Альбина Кәримова, чынлап та, тиңнәр табылмады – ул үзен зирәк һәм тырыш лидер сыйфатында танытты. “Мин татарча сөйләшәм” исемләнгән акциянең гомуми нәтиҗәләре буенча “Болгар кызлары” командасы(55че мәктәп) беренче урынны яулады. Ә “Идел” командасы(91че мәктәп), бик азга гына калышып, икенче урынга чыкты. “Хыял” командасы(28че мәктәп) өченче урын бирелде.
Һәр команданың үз теләктәшлек күрсәтү төркеме дә бар иде һәм һәрдаим ярдәм итеп торды: җырладылар, биеделәр, хәтта “Шүрәле” әкиятен сәхнәгә куйдылар.
Тамашаны 28че мәктәпнең татар теле укытучысы Айгөл Каракашева һәм Ульяновск дәүләт университеты юридик факультеты студенты Илнар Әхтәмов алып барды. Татар яшьләр үзәге рәисе Илдар Усманов акциядә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

tatar-inform.ru

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.