Яндекс.Метрика

25 мая, 2009

Исхак Хәлимов

26че апрельдә Татар яшьләр үзәге вәкилләре Казанда “Мин татарча сөйләшәм” акциядә катнаштылар.
Татар яшьләр үзәге тарафыннан “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән акциядә үткәрү турында хәбәр ителгән иде.
Шушы акцияне гамәлгә куючылар – “Үзебез” яңа буын хәрәкәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанның Бауман урамында оештырылган махсус чарада акциянең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Анда Ульяновск шәһәренең Татар яшьләр үзәге вәкилләре дә чакыралган иде. Алар акциянең эмблемасы төшерелгән билгеләр һәм татар теле өчен махсус әзерләнгән буклетлар таратуда катнаштылар.
“Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы Резедә Сафиуллина, “Мин татарча сөйләшәм” акциядә оттыручылар юк, һәммәсе дә җиңде дип белдергән. Ул Ульяновсктан килгән яшьләрнең тырышлыгын аеруча билгеләп үткән һәм аларга махсус диплом белән кыйммәтле бүләкләр тапшырды. ТЯҮ рәисе И. Усманов үзенең чыгышында “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән акцияне оештыручыга рәхмәт белдергән.

73-tataryouth

Фотода Илнар Әхтәмов

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.