Яндекс.Метрика

25 мая, 2009

Сәламәт яшәү рәвеше — “Өмет” газетасы, №26(910), 2007 ел

Исхак Хәлимов

Күптән түгел Татар яшьләр үзәге һәм Ульяновск шәһәренең кыяга менү буeнча федерациясе рәисе Эльмир Низамов башлангычы буенча Сембер каласының бер төркем татар-мөселман егет-кызлары табигать кочагына чыктылар. Сәяхәтнең программасында спорт ярышлары һәм Югары Террасаның Майская тавы тирәсендә кыя башына менү дә каралган иде.
— Үз көчебез белән пылау әзерләп ашадык, искиткеч тәмле булды, аннары туп белән уйнадык. Яшел үлән өстендә бергәләп өйлә намазын уку да мәңге җуелмас хәтирәләр калдырды. Иң мөһиме – спиртлы эчемлекләр кулланучы бөтенләй булмады. Димәк, аек килеш тә күңел ачырга, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Ульяновскиның Татар яшьләр үзәге фикеренчә, яшь буын вәкилләре өчен сәламәт яшәү рәвеше нормага әверелергә тиеш,- ди Ульяновск дәүләт педагогик университетының тарих факультеты студенты Рафаил Дәвәтаев.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.