Яндекс.Метрика

25 мая, 2009

Халыкара яшьләр ассамблеясе — “Өмет” газетасы, №26(910), 2007 ел

Исхак Хәлимов

Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә Милли мәдәниятләрнең халыкара яшьләр ассамблеясе гөрләп узды. Анда төбәгебездә эшләп килүче барлык милли-мәдәни җәмгыйятләр дә катнашты. Яңа гына тернәкләнеп килүче Татар яшьләр үзәге дә изге эштән читтә калмады.
Татар егет-кызлары ассамблеядә катнашучы кунакларга татар телен өйрәнү башлалаучылар өчен махсус чыгарылган буклетлар тараттылар. Ә форумның ябу тантанасында оешма вәкиле Роза Шәйхаттарова татар яшьләре исеменнән резолюция укыды.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.