Яндекс.Метрика

4 июня, 2009

Россиянең татар яшьләре бездә кунакта – “Өмет” газетасы, №29(913), 2007 ел

Унҗиденче тапкыр оештырылган Татар яшьләре көннәрендә һәм Идел буе федераль округы мөселман яшьләренең беренче фестивалендә катнашучы 150гә якын егет-кыз 18че июльдә Ульяновск шәһәрендә булып киттеләр.

Самара каласыннан килүче “Борис Полевой” теплоходын Ульяновскиның елга портында “Сембер” халык ансамбле кызлары татар җыр-биюләре һәм чәкчәк, ипи-тоз белән каршы алдылар. Ә губернатор администрациясе,өлкә Хокүмәтенең яшьләр эше буенча министрлыгы, җирле милли-мәдәни автономия һәм төбәк мөфтияте вәкилләре татар-мөселманнары яшьләренә кайнар сәламнәрен җиткереп, изге сәфәрләренең уңышлы булуын теләделәр.
— Идел буе өлкә-республикаларында яшәүче яшьләрнең шундый очрашуларын ешрак оештырасы иде. Сөенми мөмкин түгел: бу чарада катнашучы егетләр һәм кызлар яшь буынга рухи-әхлакый
тәрбия бирү юлларын билгеләүне үзләренә төп максат куйганнар, — диде Ульяновск яшьләр эше буенча министры уранбасары Вячеслав Долгин.
Ә Россия татарларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Римзил Вәлиев Сембер каласында гомер кичерүче милләттәшләребезнең уңышларына сокланыуын белдереп, әлегә чарада катнашучыларны ифрат та җылы каршы алган кунакчыллык күрсәткән өчен өлкә автoномиясенә рәхмәтен юллады.
Аннары мөхтәрәм кунакларны Ульяновск шәһәренең истәлекле урыннары буенча экскурсия көтә иде. Әлбәттә инде, Ленин Мемориаль комплексы һәм В.И. Ульянов-Ленинның музей-йорты Россиянең төрле почмакларыннан килгән яшьләрдә зур кызыксыну тудырды.
Ульяновскиның Җәмигъ мәчетендә шәһәребезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу да эчтәлекле итеп оештырылган иде. Мәчетнең баш имам-хатыйбы Рөстәм хазрәт Сафин гыйбадәтханәнең тарихы турында тәфсилләп сөйләде.
Шөкер, намазларга йөрүче яшь ир-егетләр саны елдан-ел арта арта бара. Бүген шәһәребез мәчетләрендә эшләүче имамнарның да күпчелеген яшьләр тәшкил итә,- диде Рөстәм хазрәт.
Милләтпәрвәр егетебез Илдар Усманов Ульяновскиның Татар яшьләре үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
Бу оешманың, чынлап та, горурланып сөйләрлек эшләре шактый – ярты ел эчендә “Мин татарча сөйләшәм!”, акциясе “Татар егете” бәйгесе һәм яшьләр яшьләр өчен Сабантуй бәйрәме үткәрергә өлгерделәр. Өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин исә Сембер татарларының соңгы егерме елдагы казанышлары хакында бәян итте.
Илебезнең төрле почмакларыннан килгән егет-кызлар да уй-фикерләре белән уртаклаштылар.
“Борис Полевой” теплоходы Сембердән Татарстанның Алабуга шәһәренә юл тотты.
Рузия Хәлимова.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.