Яндекс.Метрика

26 сентября, 2009

Мөселман яшьләре берләшә — “Өмет” газетасы, №26(910), 2007 ел

Исхак Хәлимов

Июнь аеның башында мәркәзебез Казанда халыкара лагерь һәм «Яшьләр диалогы:
Ислам конференциясе оешмасы — Россия» дип исемләнгән конференция үткәрелде. Бу чара Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Ислам Конференциясе оешмасы (ОИК) генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглуның хәер-фатихасы белән уздырылды.

Быелнын февралендә Истанбул шәһәрендә стратегик күзаллау буенча «Россия — ислам дйньясы» төркеменең өченче утырышы булып үтте. Шушы утырышта Минтимер Шәймиев мөселман яшьләренең очрашуын Татарстан Республикасында уздырырга тәкъдим иткән.
— Һичшиксез, Россиядә дәүләт сәясәтенең бер өлеше булган системалы исламофобия күзәтелми. Мөселманнарның үсеше, аларнын рухи ихтияҗларын канәгатьләндерү өчен Россия Конституциясе кысаларында бөтен шартлар да тудырылган. Әмма шул ук вакытта җәмгыятьта мөселманнар мәнфәгатьләренә каршы юнәлтелгән гамәлләр кылучы иҗтимагый көчләрнең булуын да инкарь итүе мөмкин түгел. Хәер, дәүләт власте органнары аларга каршы көрәш алып баралар, ләкин бу тырышлык кына җитеп бетми, бүген җәмгыятьне агарту өстендә эшләргә кирәк,- дип белдерде Ислам конференциясенең Яшьләр форумы (МФИК) президенты, Төркия премьер-министры киңәшчесе Али Сарыкая.

Али әфәнде әйтүенчә, Яшьлэр форумы вәкилләре Россия төбәкләрендә оештырылган барлык чараларда да катнашырга әзер.

— Яшьләр форумы Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләсен һәрвакыт күз уңында тота. Без Россиядә мөселман азчылыкларын берләштерүче яшьләр оешмалары белән дә, гомумән, РФ территориясендә эш итүче барлык эр оешмалары белән ныклы элемтә урнаштырырга ниятлибез. Россия киләчәктә дә шундый бангычларны уңай бәяләр дип өметләнәбез,- диде Али Сарыкая.
Яшьләр форумы эшчәнлегенең юнәлешләре дә мәгьлүм булды. Форум Ислам конференциясе оешмасына керән 57 илнең яшьләр оешмалары һәм мөселман азчылыклары вәкилләре белән хезмәттәшлеген ныгыту өстендэ эшли, шулай ук Европа киңлегендәге яшьләр оешмалары һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) белән элемтәләр урнаштыра икән.

— Форумнын төп максатлары – яшьләрнең мәнфәгатьләрен пропагандалау, аларнын тотрыклы үсешенә булышлык итү, гыйлем бирү, яшь буынга хас мораль кыйммәтләрне ныгыту һәм егет-кызларны мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогына җәлеп итү. Ислам диненең чын кыйммәтләрен халыкка җиткерү. Кызганычка каршы, бүген шушы проблемалар белән очраклы, бернинди әзерлеге дә булмаган кешеләр шөгыльләнә, ә бу исә Ислам хакында ялган, дөреслеккә туры килмәгән фикерләр тудыра,-диде Ислам конференциясенең Яшьләр форумы президенты.
«Яшьлэр диалогы: Ислам конференциясе оешмасы — Россия» дип аталган конференциядә Марокко, Иордания, Төркия, Франция, Әзэрбайҗаннан һәм шулай ук Россия регионнарыннан Ульяновск, Удмуртия, Башкортстан, Саратов, Татарстаннан яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Конференциягә Ульяновск өлкәсенән Татар яшьләре үзәге рәисе Илдар Усманов та чакырылган иде.
Ислам конференциясе оешмасына керүче илләр һәм Россия яшьләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә бүгенге конференция зур этәргеч бирәчәк. Без милләтара һәм диннәр арасындагы багланышлар өлкәсендәге максатларнын уртак булуын аеруча нык сизәбез,- диде Илдар әфәнде үзенең чыгышында.
Халыкара конференция кысаларында күңел ачу чаралары да оештырылган. Мәсәлән, конференциядә катнашучылар һәм шахмат буенча өч тапкыр дөнья вице-чемпионы Алисә Галләмова арасында уен сеансы үткәрелгән. Мөселман яшьләре Татарстанның Балтач районы Сабан туена да сәфәр кылганнар.
Конференциянен ахырында Татарстан Республикасының яшьләр, спорт, туризм буенча министры Марат Бареев һәм Ислам конференциясенең Яшьләр форумы президенты Али Сарыкая коммюнике имзалаганнар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.