Яндекс.Метрика

26 сентября, 2009

Түбән Камада кунакта — “Өмет” газетасы, №26(910), 2007 ел

Исхак Хәлимов

Ульяновск һәм Түбән Кама шәһәрлэренең мөселман яшьләре футбол кырында очраштылар — алар арасында иптәшләрчә матч үткәрелде. Сембер каласы егетлэре 5:0 исәбе белән җиңү яуладылар.

Күптән түгел генә Ульяновскида Түбән Кама мәчете имам-хатыйбы Юсыф хәзрәт булып китте. Ул өлкәбез үзэге мәчетләрендә ислам дине турында вәгазьләр сөйләде, эчтәлекле лекцияләр укыды. Ике төбәкнең дин әһелләре киләчәктә мөселман яшьләренен очрашуларын оештыру хакында да килештеләр. Һәм шушы көннәрдә генә Ульяновскиның дүрт дистәгә якын егет-кызы Түбән Кама шәһәренә сәфәр кылдылар.
— Кич белән барып тешкәннән соң шәһәрнең Афанай мәчетенә урнаштык һәм Юсыф хәзрәт белән бергә ахшам намазын укыдык. Ә иртән безне табигать кочагында милли ризыклар белән чәй эчү көтә иде. Аннары Түбән Кама яшьләр үзәгенең эшчәнлеге һәм алар тарафыннан тупланган бай тәҗрибә белән таныштык. Биредә тынгысыз йөрәкле татар яшьләре җәйге лагерьлар, мөселман сабыйлары өчен махсус балалар бакчалары оештыру максатында зур тырышлык куялар икән. Быел тәүге мәртәбә көч спорты буенча шәһәр беренчелеге үткәргәннәр. Очрашу вакытында ике шәһәр арасында рухи-мәдәни багланышларны ныгыту юлларын да билгеләдек, — диде Ульяновскиның Татар яшьләре үзәге җитәкчесе Илдар Усманов.
Футбол буенча иптәшләрчә матч исә өйлә намазыннан соң уздырылган. Ульяновск шәһәре мөселманнарының җыелма командасы капитаны Ренат Сабирҗановка берүк вакытта капкачы вазыйфасын да башкарырга туры килгән һәм ул тупны бер генә мәртәбә дә үткәртмәгән. Беренче таймның башында ике команда да тигез дәрәҗәдә уйнаган, ягъни уен алмашынучан уңыш белән барган. Ә тупны беренче тапкыр капкага керткәннән соң Сембер егетләренең уены шактый җанланып китә һәм беркүпме вакыттан алар икенче тупны кертү бәхетенә дә ирешәләр. Арбитр тәнәфес вакыты җитүен белдереп сызгырганчы, түбәнкамалылар өченче тупны да үткәреп җибәрәләр. Икенче тайм барышында җитди үзгәрешләр күзәтелми һәм нәтиҗәдә Ульяновск шәһәэренең мөселман яшьләре 5:0 исәбе белән җинү яулыйлар.
Әлбәттә инде, Түбән Камага кадәр футбол уйнау нияте белән генә бармадык, төп максатыбыз якыннан танышудан һәм төрле шәһәрләрдә яшәүче татар-мөселман яшьләре арасында элемтәләрне ныгытудан гыйбарәт иде, дип ассызыклады Илдар Усманов. Ульяновскиның Вырыпай мәхәлләсе рәисе Илдус Камалетдинов тырышлыгы аркасында сәфәребез уңышлы килеп чыкты, аңа рәхмәтебез чиксез, дип өстәде Илдар әфәнде.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.


«Я говорю по татарски!»