Яндекс.Метрика

29 ноября, 2009


Ульяновскиның Татар яшьләре үзәге ифтар мәҗлесләре оештыра – «Татар-информ» МА

Исхак Хәлимов

(Ульяновски, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Татар яшьләре үзәгендә ифтар мәҗлесе булып узды. Анда ике дистәгә якын егет һәм кыз катнашты.
Үзәкнең җитәкчесе Илдар Усманов иң әүвәл Рамазан ае һәм уразаның әһәмияте хакында тәфсилләп сөйләде. Быел шушы изге айда мәчетләребезгә йөрүче, чын ихластан ураза тотучы яшьләребез саны сизелерлек дәрәҗәдә артты, диде ул. Бергәләп ахшам намазын укыганнан соң, егетләр һәм кызлар милли аш-суларыбыз белән тәгамләнде. Очрашуда катнашучылар әлеге үзәктә ифтар мәҗлесләрен атна саен шимбә көннәрендә оештыру хакында килештеләр. Шәһәр җирендә туып үскән яшьләрне дә үзебезгә җәлеп итү максатында, Ислам дине нигезләре турындагы әңгәмәләрне ике телдә — татар һәм рус телләрендә алып барырга ниятлибез, дип белдерде Илдар эфэнде.
Калабызның татар-мөселман яшьләре вәкилләре Үзәкнең якын киләчәккә эш планын да барладылар. Изге Рамазан аенда Ульяновскиның югары уку йортларында һәм татар балалары күпләп белем алган мәктәпләрдә ифтар кичәләре үткәрү кирәклеге әйтелде. Бу чараларны оештыруда татар эшкуарлары иганәчелек ярдәме күрсәтергә әзер икән. Ә ноябрь аенда өлкәбез үзәгендә Татар яшьләре көннәре узачак. Анда төбәгебезнең барлык татар авылларыннан да вәкилләр катнашачак.
Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче корылтаена Татар яшьләре үзәгеннән вәкил итеп Айгөл Кәримова сайланды. Айгөл туташ быел Ульяновски дәүләт университетының юридик факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган, бүген Пенсия фондының Зөяаръягы районы бүлекчәсендә хезмәт итә. Дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшьтәшләрем белән күрешү һәм милләтебезнең киләчәк язмышы хакында фикер алышу теләге көчле, ди А.Кәримова.
Ульяновскида яңа гына эшли башлаган мөселман дини уку йорты – “Биләр” мәдрәсәсендә дә шушы көннәрдә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда мәдрәсә шәкертләре һәм “Биләр” мәчетенә йөрүче мөселман кардәшләребез – җәмгысе илледән артык кеше катнашты. Бу күркәм мәҗлес Ульяновски өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе тарафыннан оештырылган иде. Төп иганәчесе — Илдар хаҗи Сафиуллин.

tatar-inform.ru

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.