Яндекс.Метрика

29 ноября, 2009


Ульяновскиның татар яшьләрен “Кайнар кич” очраштырды “Татар-информ” МА

Исхак Хәлимов

(Ульяновски, 15 февраль, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Гашыйклар көне уңаеннан, Ульяновски шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Кайнар кич” дип аталган күңел ачу чарасы үткәрелде. Калабызда бер ел чамасы эшләп килүче Татар яшьләре үзәге тырышлыгы белән оештырылган танышу кичәсендә илледән артык егет һәм кыз катнашты.
— Шәһәребездә яшәүче татар яшьләрен бу кичәгә безнең үзәккә йөрүче активистларның танышлары һәм дус-ишләре арасында “SMS”калар тарату юлы белән җыярга булдык. Төрле югары уку йортларында белем алучы яшьләрнең күпләп килүе аеруча сөендерә. Кичәдә катнашучылар арасында анкеталар таратып, үзләренең сөйгән ярларын табарга хыялланучы егет-кызларның мәгълүмат базасын булдырырга ниятлибез. Бу исә киләчәктә Татар яшьләре үзәге карамагында танышу хезмәте оештыру мөмкинлеге бирәчәк. Ә “Кайнар кич”ләрне даими рәвештә уздырырга җыенабыз, — ди Татар яшьләре үзәге җитәкчесе Илдар Усманов.

Яшьләр төрле конкурслар һәм бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Егетләр игътибарын, әлбәттә инде, “Банан футболы” дип аталган мавыктыргыч уен җәлеп итте. “Иң әйбәт пар”, “Иң чибәр кыз” һәм “Иң чибәр егет” конкурслары да эчтәлекле итеп оештырылган иде. “Кайнар кич”нең үз “шаһ”ы белән “шаһинә”се дә сайланды.
Ә Сембер каласының талантлы яшьләре кичәне үзләренең җыр-моңнары белән бизәделәр. Татар сәхнәсенең өметле йолдызлары Алсу Ризванова, Илнар Әхтәмов һәм Роза Шәйхаттарова башкаруындагы заманча эстрада җырлары яшьләр күңеленә аеруча хуш килде.

Шәһәребездә беренче тапкыр үткәрелгән татар яшьләренең танышу кичәсе татарча дискотека белән тәмамланды.
Үзләренең парларын милләттәшләребез арасыннан эзләп табу максаты белән яшәүче егетләр һәм кызлар киләчәктә “SMS”калар ярдәмендә дә аралашу турында килештеләр. Ә Татар яшьләре үзәге җитәкчеләре аларга интернетның “Контакт. ру” сайтына ешрак керергә киңәш иттеләр. Бу сәхифәдә әлеге үзәк эшчәнлеге турында да мәгълүматлар урнаштырылачак икән.

tatar-inform.ru

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.