Яндекс.Метрика

29 ноября, 2009

Ульяновскида “Сембер карлыгачлары” фестивале гөрләде «Татар-информ» МА

Исхак Хәлимов

(Ульяновски, 30 май, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәре филармониясендә “Сембер карлыгачлары” фестивале гөрләп үтте. Өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм Татар мәдәни үзәгенең иҗат коллективы тырышлыгы белән оештырылган җыр-моң бәйгесендә илледән артык сәләтле бала катнашты.
Фестиваль кунакларын беренче булып татар мохтәрияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов сәламләде.
— Өлкәбез үзәгендә “Сембер карлыгачлары” дип исемләнгән җыр фестивале уздыру күптән инде күркәм традициягә әверелде. Сөенми мөмкин түгел: моң бәйгесендә катнашучы балалар саны елдан-ел арта бара. Быел исә төбәгебез күләмендә дан казанган, бер генә милли чарадан да читтә калмаучы иҗат коллективлары белән беррәттән, яңа гына тернәкләнеп килүче җыр-бию төркемнәренең дә чыгыш ясавы аеруча сөендерә, — диде ул.
Бәйгене Димитровград каласының данлыклы “Карлыгачлар” ансамбле башлап җибәрде. Үз эшенең чын остасы Фәния Хәлиуллова җитәкчелек иткән бу коллективка, нигездә, Мәләкәс татар мәктәбе укучылары йөри икән. Аннары сәхнә түрендә Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылыннан килгән “Айгөл” халык коллективы пәйда булды. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шәкуровлар әйдәп барган бу ансамбльне дә тамашачы көчле алкышларга күмде. Ә менә Мәләкәс районы Мөси мәктәбе каршында эшләп килүче “Энҗеләр” ансамбле, Чынлы районыннан “Тимерчән сылулары”, Инза төбәгеннән бию төркеме, Силикатный бистәсеннән “Сонет” ансамбле, Зур Нагаткино район үзәгенең моңлы сандугачлары зур сәхнәдән тәүге тапкыр чыгыш ясадылар. Шуңа да карамастан, милли көйләребезгә гашыйк булып үсүче балалар уңай бәя алу бәхетенә ирештеләр. Әлеге бәйге иҗат ялкыны белән янучы яшь буын вәкилләренә канатлар куеп җибәрә, ди “Энҗеләр”нең сәнгать җитәкчесе Гөлнәфис Сәхабетдинова.
Сембер татар сәхнәсе йолдызы – Татарстанның атказанган артисткасы Әлфия Рамазанованың шәкерте Ранис Габбазов “Сарман буйлары”н ифрат аһәңле башкарып, чын мәгънәсендә, таң калдырды. Ә Ульяновскиның 91 нче санлы татар мәктәбе укучысы Илдар Хәсәнҗановны татар халык биюен гаҗәеп оста тәкъдим иткән өчен шактый вакыт сәхнәдән җибәрми тордылар.
Ниһаять, бәйгедә катнашучыларны бүләкләү мизгеле дә килеп җитте. Татар мәдәни үзәге директоры Гөлсинә Герасимова аларның һәркайсына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. “Өмет” өлкә татар газетасының махсус бүләгенә 91 нче санлы татар мәктәбе укучысы Ләйсән Хәйруллина лаек булды. Ул Илдар Юзеевның “Татар килде” шигырен бик тә сәнгатьле итеп сөйләде. Өлкә татар мохтәрияте һәм Татар яшьләре үзәге җитәкчеләре дә сәләтле балаларны үзләренең призлары белән сөендерделәр.

tatar-inform.ru

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.