Яндекс.Метрика

29 ноября, 2009

Төрле милләт яшьләре Ульяновскида очраштылар – “Татар-информ” МА

Исхак Хәлимов

(Ульяновски, 23 май, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәрендә Милли мәдәниятләрнең халыкара яшьләр ассамблеясе булып узды. Россия халыклары Ассамблеясе, Өлкә Хөкүмәтенең яшьләр эшләре буенча министрлыгы, мәдәният һәм сәнгать үсешенә булышлык итү фонды тарафыннан оештырылган әлеге чарада илебезнең унҗиде төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да килгән егетләр һәм кызлар катнашты.
Ассамблеянең беренче көнендә этнодиджейлар арасында конкурс оештырылды. Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча Ульяновски өлкәсенең диджейлар командасы (җитәкчесе – Ленар Ишмөхәммәтов) иң югары бәягә лаек табылды. Безнекеләр музыкаль программаларда заманча һәм милли көйләрне аеруча уңышлы кулланалар булып чыкты. Икенче һәм өченче урыннар Түбән Новгород өлкәсе белән Ставрополь краена бирелде. “Этно-видеоарт” номинациясендә дә семберлеләргә тиңнәр табылмады. Калган ике урынны исә Чечня һәм Башкортстан республикалары вәкилләре үзара бүлештеләр.
Икенче көнне ассамлеядә катнашучылар үзләренең күргәзмәләрен тәкъдир иттеләр. “Милли фоторәсем” номинациясендә беренче урынны Пермь крае делегациясе яулады. Төньяк Кавказның кабатланмас табигатен тасвирлаучы фоторәсемнәре өчен Чечня Республикасы вәкилләренә икенче урын бирелде. Ингушетия яшьләре — өченче урында.
Ассамблеянең “Осталар шәһәре” дә тамашачыда зур кызыксыну тудырды. Бу конкурста Марий Эл төбәгенең алтын куллы егетләре һәм кызлары беренчелеккә чыкты. Алар Дымков уенчыгын тәкъдим итеп дан казандылар. Ингушетия Республикасы һәм Киров өлкәсе вәкилләре әзерләгән экспонатлар да жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Экспертлар фикеренчә, чәй белән сыйлау тантанасын үткәрү өчен өстәлне Ставрополь крае делегациясе аеруча уңышлы әзерләгән иде. Алар берничә зур каравай пешереп килгәннәр. Ставрополь якларында чын аш-су осталары яши икән. Чечня Республикасы һәм Алтай крае вәкилләре дә кунакчыллык күрсәттеләр.
“Сәхнә осталыгы” дип исемләнгән бәйге вакытында Чечня Республикасы, Пермь крае һәм Башкортстан Республикасы вәкилләре арасында киеренке көрәш барды. Егетләр һәм кызлар үзләренең милли җыр-моңнары белән сыйладылар, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.
Ассамблеянең иң зур бүләге, ягъни Гран-При Чечня Республикасы делегациясенә тапшырылды.
— Чечня яшьләре ассамблеядә беренче тапкыр катнашты. Алар дәртле биюләре, матур фоторәсемнәре, милли традицияләренең бай булуы белән таң калдырдылар, — диде Ульяновски өлкәсенең яшьләр эшләре буенча министры Ольга Куракина.
Ассамблея кысаларында оештырылган “түгәрәк өстәл”ләр утырышлары нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Анда ксенофобия, милләтчелек һәм раса ягыннан дискриминацияләү проблемаларын хәл итү буенча җитди тәкъдимнәр урын алган. Мисал өчен, экстремистлык күренешен кисәтү максатында төбәкләрдә координацион советлар булдыру, яшьләрне милли эшләргә җәлеп итү һәм аларда тарихи, мәдәни үзаң хисе тәрбияләү юллары билгеләнгән.

tatar-inform.ru

Фото:урта Ленар Ишмөхәммәтов, ассамблея тәмамлангач

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.