30 ноября, 2009

Подготовка к фестивалю «Мои соседи»

12 сентября в Татарском молодежном центре г. Ульяновска (председатель Ильдар Усманов) прошел круглый стол по проведению межнационального фестиваля «Мои соседи» с представителями национальных молодежных организаций и представителя Правительства Ульяновской области Татьяны Игошиной.

Цели фестиваля – укрепление доверия, взаимопонимания дружбы в межнациональных отношениях в молодежной среде, проведение просветительской работы по межнациональных и межконфессиональным вопросам, а также профилактике экстремизма.

Во время проведения фестиваля представители разных национальности будут познавать
изнутри культуру и традиции других народов области. Это фестиваль, помогающий широкому кругу зрителей ознакомиться.
Представителю одного национального коллектива нужно наиболее точно показать в движениях, интонациях в национальных костюмах в песнях в постановке своих соседей (другой национальности) по выбору. К примеру, чуваши ставят постановку о татарах, а татары о чувашах.

Участники круглого стола обсудили проект и наметили примерный план работы.
Высказывались предложения снимать на камеру репетиции сценок, лучшие моменты и сделав ролик, показать в финале фестиваля и пригласив в национальные коллективы из КВНщиков, а также пригласить представителей грузинской и осетинской молодежи. Фестиваль планируется провести в ноябре.

Проект был разработан Татарским молодежным центром и был оценен Губернаторским советом по развитию молодежи, Министерством молодежного развития области и автономной некоммерческой организацией «Ульяновский клуб гражданского образования», выиграл грант.


Сембер яшьләре "Күршеләрем" фестивален әзерли – Азатлык радиосы 06.11.2008 Бик тә уңган егет Илдар Усманов укмаштырган Татар яшьләре төркеме кыска гына вакыт эчендә байтак эшләр майтара алды: “Без татарча сөйләшәбез” акциясе; Тарихи җирләргә сәяхәтләр, экскурсияләр; Төрле спорт ярышлары; Табигатьтә ял итү кебек чараларның да татар яшьләрен берләштерүдә әһәмияте зур дип әйтергә була. Тик менә… Соңгы Сабантуй кысаларында алар яшьләр өчен аерым мәйдан кору өчен урын сораганнар. Автономия җитәкчелеге, нигәдер, моны кабул итмәгән. “Безнең яшьләр иҗаты өчен аерым сәхнә бар”, дигәннәр. Ә бу оешма – җыр-бию белән генә чикләнмәскә булган. Үз ниятләренең тормышка ашмавына пошынып, Илдар Усманов “Симбирский курьер” газетасында үпкәле язма чыгарган иде. Бу язма татарга хас “Әгәр минемчә уйламасаң, син – минем дошманым!” – дигән психологияне күрсәтергә дә сәбәп булды: җәен автономия һәм кайбер милли оешмалар җитәкчеләре кул куйган хат Өлкә башлыгы Морозов исеменә җибәрелгән иде. Анда Яшьләр оешмасы “агрессив-скандальный” дип атала һәм аны үзе биләгән бинадан куып чыгару сорала. Бу хат Морозовка барып җитмәгәнме, әллә җитеп тә игътибарга алынмаганмы – әлегә Яшьләр оешмасы яхшы гына шул ук бинада эшләп килә. Һәрхәлдә, очрашып сөйләшү шундый тәэсир калдыра. “Хәлләр ничек?”, дигән сорауга Илдар болай дип җавап бирде: “Эшләр ярыйсы гына бара: губернатор администрациясе һәм Яшьләр сәясәте министрлыгы белән берлектә, Яшьләр парламентында эшлибез. Булдыра алганча тырышабыз инде шулай. Менә ноябрь ахырында “Күршеләрем – мои соседи” дигән фестиваль булачак. Шуны оештырып йөрибез. Анда Казан артистларының да катнашуы көтелә. Әлбәттә инде, туган районым Иске Кулаткыдан да сәнгать осталарын көтәбез. - Мондый максатка акча да бирелгән, дип ишеткән идем. - Без губерна буенча грантлар конкурсында җиңеп чыктык бит. Шуңа 77 мең сум акча бирделәр. Һәм шул җитәр дә, иншалла… - Карәле, синең урыныңа Автономиядә яшьләр арасында эш алып бару өчен бик тә уңган егет Азат Санатулловны куйлаганнар иде бит. Аның күзгә чалынырлык эшләре күренми кебек әлегә… - Белмим шул: күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Уңышлар телим үзенә. - Сине Автономия Башкарма комитеты әгъзасы урынынан чыгаруның сәбәбен беләбез инде. Ә максаты, синеңчә? - Алла беләдер инде, ярар. Аллага шөкер, безнең эшләр бара, шулай дәвам итәргә Ходай язсын. Әйе, ярыйсы гына эшләп киләләр. 3 егет – Тимур Галиев, Рафаил Дәвәтаев һәм Илдар Усманов рәсми Яшьләр парламенты әгъзалары һәм Өлкә кануннар чыгару җыелышы депутатларының ярдәмчеләре. Илдар үзе Җыелышның Милли мәсьәләләр буенча комиссиясе әгъзасы депутат Равил Насыйровның ярдәмчесе. Яшьләр парламентында да алар нәкъ шул ук милли мәсьәләләр карауны алга сөрәләр. Автономия җитәкчелеге исә Бөтендөнья Татар конгрессына да әлеге Яшьләр оешмасы белән элемтә тотмау тәкъдиме белән хат юллаган икән. Анда нинди карарга килгәннәрдер – Илдар Усманов хәбәрдар түгел. Айрат Ибраһим, Сембер azatliq.org