Яндекс.Метрика

30 ноября, 2009

Ульяновск яшьләре шәһәр халкын чәк-чәк белән сыйлады –“Интертат”

Шушы көннәрдә Ульяновск шәһәрендә Татар яшьләре үзәге тарафыннан “Чәк-чәк” бәйрәме оештырылды. Чара хәләл ризыклар әзерләүче “Дастархан” кафесында үтте. Аны Марсик Тәмне һәм Илдар Хәлитов алып барды. Бәйрәмгә килүчеләрне Татар яшьләре үзәге рәисе Илдар Усманов сәламләде. Ул, үз чиратында, кунакларны Халык бердәмлеге көне һәм “Чәк-чәк” бәйрәме белән котлады.

Бәйрәм барышында халкыбызның милли ризыгы — чәк-чәккә багышлап төрле бәйгеләр оештырылды. Беренче бәйгедә катнашкан Роза Шәйхаттарова һәм Әлфия Юсуповага чәк-чәк әзерләү йөкләнде.

Ә инде икенче бәйге кысаларында чәк-чәккә үзенчәлекле исем сайланды. Тәкъдим ителгән исемнәр арасында “Алтын чәк-чәк”, “Тәмне-төмне”, “Баллы” һәм башкалар бар иде. Аннан соң кунакларны чәк-чәк белән сыйлау, җыр-бию башкару кебек күңелле һәм кызыклы чаралар узды. Халык “Чәк-чәк” бәйрәменнән күтәренке кәеф һәм җылы хисләр белән таралышты.

Рафаэль Дәвәтаев, Ульяновск

intertat.ru

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.