Яндекс.Метрика

30 ноября, 2009

Ульяновскта татар яшьләре дискотекасы узды – «Интертат»

02.10.2009

1 октябьдә Ульяновскның «Бишенче кояш» төнге клубында Татар яшьләре үзәге «Татар drive» дип исемләнгән дискотека үткәрде. Пульт артында кич буе ди-джей Gradus уйнады. Чараны Марсик Тәмне, Алинә Сафина һәм Илдар Хәлитов алып барды. Татар яшьләре үзәге мондый дискотекаларны ел саен оештыра. Ә быел дискотека беренче тапкыр «Бишенче кояш»ның зур залында узды.
Дискотекада Руслан Мамедалиев, Гөлшат Каратаева һәм Әлфия Юсупова кебек яшь җырчылар музыкаль күчтәнәчләрен бүләк итте. Бәйгеләрдә милли элеменлар да чагылды. Мәсәлән, чәк-чәк ватып ашау күренеше хәзер дискотеканың күркәм традициясенә әверелде. Шулай ук бәйгеләр барышында яшьләр җәмәгать транспортында татарча танышу күренешләрен дә күрсәтте. Дискотекада татар җырларының ремикслары, чит ил җырлары һәм хәтта Салават репертуарындагы җырлар да яңгырады. Бигрәк тә яшьләр татар халык бию көйләренә дәртләнеп биеде. Мәхәббәт хатлары яисә оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерергә теләүчеләр өчен фойеда махсус ящик куелды, анда салынган язмалар сәхнәдән укылды.

Рафаэль Дәвәтаев, Ульяновск

«Интертат.ру»

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.