Яндекс.Метрика

30 ноября, 2009


Ульяновскиның Татар яшьләре үзәге “Минем күршеләрем” проектын тәкъдим итте – “Татар-информ” МА

Исхак Хәлимов

(Ульяновски, 5 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Халык иҗаты һәм сәнгате үзәгендә төрле милләт яшьләренең «Минем күршеләрем» дип аталган фестивале гөрләп үтте. Әлеге бәйгене Татар яшьләре үзәге тарафыннан әзерләнгән социаль проект нигезендә уздырдылар. Ульяновски өлкәсенең Яшьләр эшләре буенча министрлыгы татар егет-кызларын үз канаты астына туплаган үзәккә саллы гына финанс ярдәме күрсәткән.
Бәйрәмдә катнашучыларны иң әүвәл өлкәнең яшьләр эшләре буенча министры Игорь Самойлов сәламләде.
— Ульяновски өлкәсе — күп милләтле төбәк. Шушы җирдә, шушы туфракта йөздән артык халык вәкилләре гомер кичерә. Шунысы игътибарга лаек: бездә кыска гына вакыт эчендә төрле милләт яшьләрен берләштерүче дистәгә якын оешма тернәкләнеп китте. Бүгенге фестиваль исә милләтара дуслыкны, татулыкны ныгытуга, уртак йортыбызда хөкем сөрүче тынычлыкны саклап калуга хезмәт итсен иде, — диде министр.

Өлкә губернаторының милли һәм дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе Александр Павлов фестиваль кунакларына Сергей Морозовның кайнар сәламен ирештерде. Бүгенге очрашуыбыз дәвамлы булырга охшый: тиздән драма театры бинасында Ульяновски өлкәсе халыкларының беренче съезды узачак, әлеге корылтай губернатор карары нигезендә оештырыла, диде ул.
«Минем күршеләрем» фестиваленең концерт программасы исә бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Әзәрбәйҗан, әрмән, татар, чуаш, осетин, яһүд милләтеннән булган егет-кызлар ут күршеләренең үзенчәлекле мәдәниятен, кабатланмас гореф-гадәтләрен һәм йолаларын искиткеч оста тасвирладылар.
Мәсәлән, чуаш яшьләре сәхнә түренә татар халкының милли киемнәреннән килеп чыкты. Алар күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен сәхнәләштереп, үлемсез Әлмәндәр карт образы аша татар халкының уңган, ярдәмчел булуын, гомер буе дуслык һәм татулыкка омтылып яшәвен күрсәтү бәхетенә ирештеләр. Шулай ук чуаш кызының «Әпипә» көен гаҗәеп җиңел башкаруы да чиксез соклану тудырды.

Чуаш дусларыбыз кунакларны халкыбызның иң затлы, иң татлы ризыгы – чәкчәк белән дә сыйладылар.
Ә әзәрбәйҗан яшьләре оешмасы вәкилләре тамашачыны гүзәл табигатьле, кунакчыл Төньяк Осетия республикасы буенча сәяхәт кылдырды. Яһүд егет-кызлары исә бер генә мизгелгә булса да Әзәрбәйҗан башкаласы Баку каласына барып кайту мөмкинлеге тудырды. Африка илләреннән килеп Ульяновски дәүләт университетында белем алучы кара тәнле дусларыбыз да музыкаль күчтәнәч әзерләгәннәр — алар татулык һәм мәхәббәткә мәдхия җырладылар.
Татар яшьләре үзәге активистлары әрмән халкының горур, эшчән һәм бай мәдәнияткә ия булуын күрсәтү максаты куйган иделәр. Милләттәшләребез әзәрбәйҗан биюен дә оста башкардылар.
Фестиваль кунаклары Ульяновски өлкәсе яшьләренең мәдәниара хәрәкәтен булдыру турында карар кабул иттеләр.

tatar-inform.ru

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.