Яндекс.Метрика

30 ноября, 2009

Татар яшьләренең беренче форумы — “Өмет” газетасы, №12 (1000), 2009 ел

Исхак Хәлимов

Иртәгә, 21 мартта. Татар мәдәни үзәге бинасында Ульяновск өлкәсе татар яшьләренең «Милләтебез хәзинәләре» дип исемләнгән беренче форумы үтәчәк. Форумны оештыручылар — Татар мәдәни үзәге, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Яңа дулкын» яшьләр оешмасы.

Һәр милләтнең мәдәни мирасы — милли үзаңнын һәм милли охшашлыкның нигезе. Россия дәүләтендә гомер кичерүче татар халкы да бай мәдәни һәм рухи мираска ия. Ул ерак гасырларга сузылган традицияләр, гореф-гадәтләр, йолаларның бәһасез тәҗрибәсен үз эченә туплаган.

Милли үзенчәлекләргә карата сакчыл мөнәсәбәт, мәдәни күптөрлелекне саклап калырга тырышу исә җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны үстерүнең төп шарты булып тора. Болар барысы да күп милләтле җәмгыятьнең, аеруча да яшь буынның рухи-әхлакый халәтендә чагылыш табалар.

Хәзерге яшьләр гади булмаган, әмма гаҗәеп дәрәҗәдә кызыклы вакытта, ягьни зур мөмкинлекләр, көтелмәгән ачышлар, культуралар һәм цивилизацияләрнең үзара якыная баруы чорында яшиләр. Ышанычлы итеп әйтергә мөмкин:
бүгенге егетләр һәм кызлар бу тормышта үзләренә лаеклы урын табарга һәм ата-бабаларының бай мирасын югалтмаска сәләтлеләр.

Һичшиксез, Татар яшьләре форумы һәм Милли мәдәниятләрнең халыкара яшьләр ассамблеясе кебек чаралар төбәгебездәге милли сәясәткә уңай йогынты ясыйлар, җәмгыятьтәге тотрыклылыкны ныгытуга булышлык итәләр һәм һәр халыкка да үзләренең милли традицияләрен, ихтыяҗларын исәпкә алып, үсеш юлыннан бару мөмкинлеге бирәләр. Татар яшьләренең беренче форумы да милли мәдәниятне яңарту һәм рухи байлыгыбызны саклап калу буенча тырышлыкны бергә туплауга хезмәт итәчәк.

«Милләтебез хәзинәләре» форумының төп максаты:

татар халкының мәдәниятен, традицияләрен һәм йолаларын саклап калу һәм үстерү;

башка милләт вәкилләренә карата теләктәшлек һәм толерантлы мөнәсәбәт принципларына нигезләнгән гражданлык җамгыятен булдыру процессына яшьләрне дә җәлеп итү;

Ульяновск өлкәсенең яшьләр оешмалары лидерларына үзара аралашу өчен уңай шартлар тудыру.
Татар яшьләренең беренче форумында Ульяновск шәһәре һәм өлкәсенең инициативалы яшьләре катнашачак. Алар барысы да яхшы укыйлар, тырышып эшлиләр, милләтебезнең киләчәк язмышына да битараф түгелләр.

Форумны ачу тантанасына мөхтәрәм кунаклар — Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, мәгариф министрлыгының яшьләр сәясәте буенча департаменты директоры Ольга Куракина, өлкәнең мәдәният һәм архив эшләре департаменты җитәкчесе Татьяна Ившина, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чакырулы.

Программада:

— төрки-татар халкының традицион «Нәүрүз» бәйрәме (театральләштерелгән күренеш, уен программасы);
Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның сәламләве;

— М.С.Салеева (Казан) һәм Г.Ш.Әхмәдуллинаның (Улья¬новск) иҗат эшләре, шулай ук милли костюмнар күргәзмәсе;

— «Яшьләрнең актив тормыш позициясе — замана таләбе» темасына «түгәрәк өстәл»;

— тарих, тел, мәдәният, халык биюләренә багышланган секциялэр;

— «Хамай» бию-дискотека группасы (Татарстан) катнашында мәдәни-күңел ачу программасы.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.