Яндекс.Метрика

20 декабря, 2009

Өлкә татар автономиясе президиумың чираттагы утырылышын Фәрит Әюпов алып барды.
Көн тәртибенә(на поветке) шәһәр думасына сайлауларга әзерләнү хакында фикералыштылар(обменялись мнениями). Утырылышта тцбщк Хөкүмәте аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Корнев та катнашты

Ульяновск шәһәр думасына сайлаулар 2010 елның март аена билгеләнгән. Татарлардан биш кеше катнаша. Һәрберсе “Бердәм Русия” партиясенең праймеризларында катнышып, беренчелекләрнен яулыйлар үз округларында.
Алимҗан Абубәкәров
Павловка районы Татар Шмалагы авылыннан, хәзерге вакытта «УльГЭС» муниципаль унитар предприятиесен җитәкли. Сайлауларга шәһәрнең төньяк өлешенннән(31че округ) бара.
Руслан Сеюков.
Зөяаръягы(Засвияжье) районының идарә итү компаниясен җитәкли(Торак-коммуналь комплексы)
Рәшит Абдуллов.
Шулай ук Зөяаръягы районының башка округыннан балалар хирургы, Ульяновскның 3че номерлы балалар кастаханәсе баш врачы Рәшит Абдуллов бара. Аның исеме хәзерге вакытта шәһәр Мактау тактасында куелган.
Зөяаръягының 19че һәм 18че округларыннан Алсу Айзатуллина һәм Нәзир Шәмсетдинов нәмзәтләре билгеләнде.
Аннары автономия һәм нәмзәтләр(кандидатлар) арасында хезмәттәшлек хакында килешүләр имзаланды.

Үткән атна ахырында Казанда БТК(Бөтендөнья татар конгрессы) Башкарма комитетының 2009 елга йомгаклар ясадылар. Безнең өлкә вәкилләредә катнышты

Төрлетөбәктән килгәннәр оешмалар вәкилләре үзләренең уңышары һәм кыенлык кичерүләре хакында бәян иткән. “Сембер” татар эшмәкәрләре президенты Радик Гафуров татар автономия белән бергә эшлибез, без төбәктә оештырылган бер генә мәдәни, дини чарадан да читтә калмаска тырышабыз, соңгы вакытта Казанның “Тархан” клубы белән ныклы элэмтәләр урнашаштырдык, исламга низезләнүче экономикага һәм финансларга юл ачу мөмкинлекләрен бергәләп эзлибез, диде Р. Гафуров.
БТК каршында төзелгән оешманың – татар эшмәкәрләрең халыкара ассоциациясе җитәкчесе итеп меценат, Сарытау “АиТ” предприятиесе директоры Эдуард Ганиев сайланды. БТК БК рәисе Ринат Закиров “Татар рухы һәм каләм” исемле II нче Бөтенрусия бәйгесендә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Ульяновск өлкәсе “Өмет” газетасы конкурс нәтиҗәләре буенча Лауреат дипломына лаек булды һәм цифрлы диктофон белән бүләкләде.
Үз докладында Р. Закиров өлкә Губернаторына Сергей Морозовка татарларның мәдәни ихтияҗларыларны канәгәтләндерергә тырышуы өчен, Эдуард Ганиевка “Хансөяров укулары”н һәм “Түгәрәк уен”фестивален(Иске Кулаткы районында октябрь аенда булды) оештыруда ярдәме өчен рзхмәт юллады. Фәрит Әюпов белән Эдуард Ганиевның татар милләтен әйдәп баручы лидерларына кертелүн турында игълан ителде.
“Чишмә” тапшырулары редакторы Рамилә Сафина – “Казанның 1000 еллыгы” медаленә, ә өлкә мөселманның региональ дини идарәсе рәисе, сәүбән хәзрәт Сөләйманов БТКның Рәхмәт хатына лаек табылдылар.

Дини мәдәният дәресләре кертелә

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов рухи-әхлакый тәрбия буенча совет һәм дини берләшмәләр буенча комиссия утырылышын үткәрде. Киңәшмәдә 2010 елның мартыннан өлкәнең уку йортларында “Дини мәдәнияте һәм дөньяви этика нигезләре” курсын кертү турында карар кабул ителде.

Зур Җәмигь мәчете төзү хакында

Атнада өлкә хөкүмәте бинасында шәһәрдә Зур Җәмигь мәчете төзү мәсьәләсе буенча оештыру комитетының беренче утырылышы үткәрелде. Утырылыш Өлкә хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Пинков җитәкчелегендә узды. Төзү планнары киләсе елның август аенда әзер булырга тиеш. Шул ук вакытка рөхсәт итү докуменларыда булырга әзер тиеш. Урыны да билгеләнгән – Минаев һәм 12че Сентябрь урамнары киселешендә. Төзү өчен 7 мең кваңрат метр бирелгән. Епархия җитәкчесе Владыка Прокл белән уртак тел табып булды диде – Сәүбән Сөләйманов.
Әмма бу атнада Улпресса порталында протоирей Алексей Скала Губернатор Сергей Морозовка ачык хат юллады, анда шушы планнарны тәнкыйтләде. Язма шушы адрес буенча урнаштырылган:
http://ulpressa.ru/2009/12/17/page,1,1,article102281.html

“Өмет” газетасының һәм Улпресса язмалары файдаланды

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.


Tatar party: фотолар


Өлкә хәбәрләре