Яндекс.Метрика

24 декабря, 2009

Өлкә хәбәрләре

24.12.2009

Ульяновск шәһәр дума депутатлары 2010 елга бюджет кабул иттеләр. 2,6 млрд. сум мәгариф сферасына җибәрелә.

Ульяновск шәһәр дума депутатлары 2010 елга бюджет кабул иттеләр. Чираттан тыш утыралышта шәһәр җитәкчеләре, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Пинков катнашты. Финанс документының керем өлеше 5 млрд. 711 млн. сум тәшкил итә, сарыф өлеше — 6 млрд. сум тирәсе. Бюджет дефициты — 300 млн. сум, яки 6,5проц.үз керем өлешеннән тәшкил итә.

Шәһәр мэриясе һәм өлкә Хөкүмәте бергәләп эшләү аркасында бюджет проктына 200 млн. сум өстәлде.

Иң күбе 2,6 млрд. сум мәгариф һәм 1,6 млрд. сум сәламәт саклау сфераларына җибәрелә.

Шулай ук 563 млн. сум юллар төзүгә, урамнарны чистарту һәм транспортка җибшрелә, 264 млн. сум тирәсе – торак-коммуналь хуҗалыгына һәм 55 млн. сум — социаль сәясәтенә (политику).

Александр Пинков нәмзетен(кандидатурасын) «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясенең Генераль советың Президиумы хуплады.

“Бердәм Русия” партиясенең Ульяновск региональ бүлеге Сәяси шурасы(политсовет) 23 декабрьдә «БЕРДӘМ РУСИЯ» партиясенең Генераль советың Президиумы Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Пинков нәмзетен Ульяновск шәһәре башлыгына хуплады(поддержал).

Партиясенең Ульяновск региональ бүлеге Сәяси шурасы рәисе урынбасары
Дмитрий Травкин сүзләренчә һәрбер формаль процедура түгел, һәрбер тәкъдим ителгән нәмзәт хуплана алмый, ә Александр Петрович Пинковның нәмзәтлегенә уңай бирү аны федерал яктан хуплау хакында белдерә.

Шәһәр чыршысы

Шимбә көнне театраль тамаша белән Ленин мәйданында рәсми рәвештә(официально) шәһәрнең баш чыршысы (ёлка) ачылырга тиеш. Шушы чарада Кыш бабай һәм кар кызы, өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре һәм гади шәһәр яшәүчеләре катнашыр дип көтелә.
31 декабрьдә Кыш бабай һәм Кар кызы ульяновскилылар белән Яңа ел төнен үткәрергә. Кичке 10чы яртыда концерт программасы, конкурслар һәм Кыш бабайдан дискотека булыр дип көтелә. Өлкә һәм шәһәр җитәкчеләреннән котлау сүзләре төнге сәгать бердә һәм бәйрәм фейерверкы яңгарар дип көтелә. Музыка иртәнге 5кә кадәр яңгырар.

“Симбирский каталог” порталы һәм “Симбирский курьер” язмалары файдаланды

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.