Яндекс.Метрика

30 декабря, 2009

Дискотекаларда туган фикерләр

Акыл бабай

Әйе, безнең якларда татар дискотекалары(«Татар party», «Татар drive» һәм “Кайнар кич”, “Көлке пирамидасы” исеменәре астында) гөрләп уза, Татар яшьләре үзәге тарафыннан әзерләнә. Гөл моңнарга күмелгән бу чаралар оештыру күркәм традициягә әверелде. Башта дискотекалар Халыклар дуслыгы йортында, “Арбат”та уздырыла, әмма аннары масштаблар үзгәрде. 2008 елның 1че июнендә “Бишенче кояш”та беренче мәртәбә ди-джей Радик концерты узды. Быел 22че марта ул безнең шәһәргә кабат килде. “Татар яшьләре: сәясәт һәм мәдәният” исемле форумының икенче өлешендә катнашты, Татар яшьләре үзәге активистлары белән аралашты, алар Радикны туган көне белән котлады, фотога төште(аерым һәм гомумән), ә кичен “Бишенче кояш”та зур залында дискотека музыкасы белән җитәкчелек итте, шунда аралашу дәвам итте. Шушы көнне Тимур Галиев белән дискотеканы алып барды Түбән Новгородтан “Нур” оешмасы җитәкчесе Ренат Ваһапов.
Активистларыбызда чаралар оештыруда актив катнашалар. Мәсәлән, Артур Әхмәров, Роза Шәйхаттарова, Руслан Феткуллов, Илнар Әхтәмов.
Менә шулай елдан-ел матур ял итеп, эшлибез. Һәм чараларга күп активистларыбыз өйри, ә аларга дискотега билет арзанракка төшә. Үзәгебездә аквивистларга шундый преференция))
Кызганычка каршы, негатив күренешләрдә булып чыга чараларда. Иң зарары әлбәтте эчү. Шунардан соң кеше башын югалта һәм нәтиҗәләре бик тә начар…Төнге клубларда дискотека вакытында тыю оештырып булмый, димәк клуб хуҗаларына күбрәк финанс өлеше кызыксындыра. Ыгы-зыгы шунардан туа, ахыргы чарада шундый хәл булып чыкты(((( Дискотека кешеләр күбесенең китүе сәбәпле вакыкыттан иртәрәк тәмамланды. Кайбер милләштәшләребез өстәге барда чәй эчә иделәр, иминлек хезмәткәрләре(сотр-ки служ. безп-и) аларга тәгъдим иттеләр китәргә, алар кире кагтылар. Шунардан соң көчләп чыгарырга тырыштылар, татарча һәм урысчы сүгенү башланды… Исерекләр таләп иттеләр тынычлыкта аларны калдырырга — чәйне эчеп бетерергә кирәк бит. Ярар эчеп бетерделәр һәм шул вакытта бар хезмәткәрен милләт буенча кимсетә башладылар. Сөбханалла! Андый кадәр кимсетергә ярый мы соң кешеләрне? Нинди мондый башсыз булырга кирәк, ә?! Мондый дискотекаларга килсәгез эчмәгез – кешеләрчә итенегез! Мондый дуңгыз дәрәҗәсенә(уровень) төшү оят бит! Кунак-ди-джей каршында начар яктан үзләрен күрсәттеләр! Ярар, төштеләр тавышлып, киенә башладылар. Урамга чыккач күрәм анда исерек татарлар һәм урыслар кыйнаша. Иминлек хезмәткәрләре тыкшынырга бик ашыкмадылар – кыйнашучылар саны күбрәк иде. Милицияне чакыра башладылар кебек. Бер минут эчендә шушы тәмамланды бугай – мин киттем бу дебоширлардан… милиция машинасы күренде, әмма ул башка якка бар иде. Нәрсә белән эш тәмамланды миңа билгеле түгел…
Кабатланмаса иде шундый хәлләр.
Безнең якларда татар дискотелары мөбарәк булсын иде, җәмәгать. Һәм бу язмамны урысча каяда тәрҗеитмәвегезнен сорадам

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.