Яндекс.Метрика

30 декабря, 2009

“Өмет” газетасына бүген 20 еллыгы юбилеен билгели. Һәм газетаны безнең блога аша котлаучылар булды

Нурия ТУРКОВА, Халыклар дуслыгы йорты мөдире:

— Газета бик тә кызыклы, объектив, милли аспектны күрсәтә. Мәдәният турында зур мәхәббәт белән языла. Битләреннән хәбәрләр ил, Татарстан һәм өлкә хәбәрләре милли специкасы ягыннан да күрсәтелә. Татарларга ярдәм итә, берләләштерә, үз мәдәниятнең матурлыгын сизергә, ана теленә тартылырга өнди. Газета битләрендә укучылар милләттәшләре белән диалог алып бара. Ул язылган гади һәм заманлы татар әдәби телендә. Ә газетаның баш редакторы Исхак Хасибуллович Хәлимов бик тә интелегентлы, профессиональ шәхес.

Хөрмәтле редакциясе хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре һәм шәхсән үз исемемән тәбрик итәм. Сезнең эшегездә уңышлар, исәнлек-саулык һәм ак бәхет телим.

Асия МӨЛЕКОВА, “Ак калфак” оешмасы рәисе:

— Без, аккалфаклылар “Өмет” белән тыгыз элемтәдә яшибез. Алар безгә зур ярдәм күрсәтәләр. Эшчәнлегебезне газета битләрендә яктырталар. Милләтебез өчен зур хезмәт күрсәтәләр. Киләчәктәдә, милләтебезгә армый-талмый эшләрен телибез.

Хөрмәтле Исхак әфәнде, редакциясе хезмәткәрләре!

“Ак калфак” үз исемемнән һәм исеменнән сезгә һәм коллективыгызга исәнлек-саулык, иҗади уңышлар һәм гайләләреpдә бәхет яшәүен телибез!

Өлкә Татар яшьләре блогы һәм Татар яшьләре үзәге коллективы шушы кайнар котлауларга кушылалар

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.