Яндекс.Метрика

25 января, 2010

Алинә Сафиуллина белән әңгәмә

25.01.09

Рафаэль Дәвәтаев

Җырчы Алинә Сафиулина бер-ничә ел инде сәхнәдә балкый. Әлбәттә инде ул тамашачыларга ошап калды, бенең шәһәрдә дә “Татарча солянка” концертларында чыгыш ясады. Һәм без аның белән әңгәмә кордык, интернет шундый мөмкинлекләр бирә.

— Үзегез хакта берничә сүз әйтсәгез иде(кайсы яклардан, әти-әтилерегез, үзегез, кая белем алдыгыз, чын исемегез)?

— Мин Татарстанның Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туып үстем. Аннары Казан дәүләт мәдәният һәм иҗат университетына(КГУКИ) укырга кердем. Анарчы конкурсларда катнашып, алкышлар,тамашачыларны күреп, яратырга өлгерген идем. Шуннан соң сәхнәдә җырлыйсым, тамашачыга җырларымны, әйтергә теләгән уйларымны җиткересем килде.Чын исемем шундый ук!

— Ничек музыкага юнәлеш ясадыгыз?

— Музыкага кереп киттем кечкенәдән. Мин кечкенәдән өйдә әниләргә концерт куя торган булганмын)))шуңа ул бернинди әзексез, әкрен генә сәхнәгә чыгышлар ясый башладым. Әлбәттә инде кыенлыклар да күп булды. Ялгышлар, әмма җырчы бит җырлый-җырлый остара диләр. Менә шулай әкренләп остарырга тырышам))).

— Хәзер инде Сезнең гадәти тормышта ничек яшәвезне беләсе килә. Нәрсәләр эшләргә яратасыз?

— Тормышта мин машинада йөрергә яратам. Ул мине тынычландыра. Аннары кунакка йөрергә)))конькида шуырга….

— Яшьләр хәзер интернетта күп утыралар. Сездә дә анда күренгәлисез, аеруча.Теләкләр, сораулар, тәкъдимнәр күбрәк язалардыр инде?

— Мин инетка һәвәсләндем бер ел элек))) Җайлы яклары да бар!Тапмаган, күптәннән күрмәгән дусларымны таптым. Ә нинди хатлар язалар дигән сорауга килгәндә,барырсынын да соравы күбесеннән бертөрле "ПРИВЕТ!ХӘЛЛӘР НИЧЕК???")))))))))))))))))))

— Спорт белән шөгыльләнәсез ме?

— Болай чынлап юк әлегә. Мин болай да ябык, һәм нормаль формада пока))

— Шәхсән томышыгыз ничек? Сөйгән ярыгыз бар мы?

— Шәхси тормыш турында сөйләргә яратмыйм, күз тия….

Сембер-Казан

Фотолар А.Сафиуллина альбомнарыннан

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.