8че “Өмет” газетасы саны хәрби тематикага багышланган.дәвам
Икенче дөнья сугышында җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Русия җәмгыятендә Сталинның бу сугыштагы роле тирәсендә кайнар бәхәсләр купты. Берәүләр өчен Сталин җиңү символы булса, башкалар өчен – ГУЛАГ, эзәрлекләү, күпләп юк итү символы. Бу бәхәскә Русия президенты да кушылды. дәвам
Кырык ел гаскәр хезмәтен үтәп полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Баязит бабай Себер татарларының Токтамыш авылында туып үскән. Үзе әйтүенчә, ул Токтамыш батырның нәсел җебе очыннан. дәвам
Татарның асыл улы, Уфада яшәүче каһарман ветеран Даян Мурзин быелгы Җиңү язын үзенә 89 яшь тулган чакта каршылый. Үзен бик тә бәхетле кеше, ди ул. дәвам
Икенче дөнья сугышы вакытындагы 28 сугышчы-панфиловчы каһарманлыгы турындагы язмалар газеталарда гына түгел, ә шактый язучыларның әсәрләрендә дә урын алды. Еллар узгач әлеге панфиловчылар белән бәйле сугыш бөтенләй тарихта булмаганы ачыкланды. дәвам
9 май алдыннан сугыш еллары җырлары, көйләре барланды. Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова: “Татарның рухы булган җырларга да мәдхия кирәк”, ди. дәвам
Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге бер төркем сугыш ветераннарын кабул итте. Аларга вәкиллек Татарстан президентының котлавын җиткерде һәм бүләкләрен таратты, сый өстәле артында концерт программасы да күрсәтте. дәвам
17 июньдә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Советлар Союзы герое, Брест крепостенең соңгы сугышчысы Петр Гавриловның музее ачыла. Брест ныгытмасын бер ай буе саклаган Гаврилов дүрт ел немец концлагерларында, 11 ел Совет төрмәләрендә утыра. дәвам
Җиңү бәйрәме якынлашкан саен урамнарда ветераннар “куера”. Башкаланың транспорт ширкәте ветераннарны бушлай хезмәтләндерә башлады. Республикада соңгы көннәрдә ветераннар катнашлыгында төрле чаралар уза. дәвам
Шайхенур Мулин башта немец фашистларын тар-мар итүдә катнаша, аннан соң япон армиясеннән ерак көнчыгыш җирләрен азат итүчеләр сафында сугыша. дәвам
Татар милләте репрессиягә ныграк дучар булган. Күп каһарманнарның батырлыгы исәпкә алынмаган. Тылда бер башак, бер бәрәңге алган өчен дә төрмәгә утыртканнар. 282 мең 500 кеше ач-ялангач килеш Казаннан ерак булмаган җирдә саклану чокырлары казыган. дәвам
Икенче дөнья сугышы ветераны Мөхәммәтхан Гарифуллин инде күп еллар фатирга чиратта тора икән, әмма һаман ветеранны торак белән тәэмин итә алмаганнар. Әмма ветеран өметен өзми. Бәйрәм алдыннан күңеле күтәренке. дәвам
Әлбәттә, сугыш кырындагы мәхшәрне берни белән дә чагыштырып булмый. Ләкин сугыштан читтә барган тормыш үзе бер фронт икәнен истә тотыйк. 9-14 яшьлек малайлар әтисез ничек көн күргәннәр соң? 77 яшьлек Азат Надыйров хатирәләре белән уртаклаша. дәвам
Удмуртиядә 2010 елның беренче гыйнварендә 2967 сугышта катнашучы исәпләнә. 41758 тыл ветераны теркәлгән. Бу көннәрдә ветераннарны һәр оешмада зурлап кабул иттеләр, юбилей түштамгалары – медальләр тапшырдылар. дәвам
Нәкъ 65 ел элек 30 апрель көнне Берлин рейхстагына Җиңү байрагы эленде. Рәсми тарихка аны кадаучылар булып Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария кереп калса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк элүчеләр булуы әйтелә. Һәм ул безнең милләттәшебез – Газый Заһитов. дәвам
Мәскәүдә Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чаралар уза башлады. Шуларның беренчесе, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтарияте уздырган зур күләмле чара, мәдәни үзәк урнашкан Асадуллаев йортында үтте. дәвам
Икенче дөнья сугышында җиңүгә 65 ел уңаеннан Иосиф Сталин рәсемнәре куелачагын хокук яклаучылар тәнкыйтьләп чыккан иде. Җавап йөзеннән алар үз рәсемнәрен әзерләп бастырган. Анда элекке совет җитәкчесенең җинаятьләре бәян ителә. дәвам
Очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновның Татарстанда туып, Удмуртиядә үсүен, белем алуын исәпләп, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Казан белән Ижау шәһәрләрен тоташтырган электропоездга Фәрдетдин исеме бирелде. дәвам
Татар матбугатында татарның ике шәхесе – Муса Җәлил һәм Гариф Солтан тирәсендәге бәхәс тукталмый. Бу ике кешенең язмышын Икенче Дөнья сугышы берләштерә. Cугыш вакытында алар икесе дә әсиргә эләгеп, «Идел-Урал» легионына кергән. дәвам