Яндекс.Метрика

4 апреля, 2010


Туган Телнең һәм яшьләрнең утырылышлары

6.04.10

Рафаэль Дәвәтаев

4 апрельдә Ульяновск Татар мәдәни үзәгенең төрле бүлмәләрендә «Туган тел» һәм «Яңа дулкын» оешмаларның утырылышлары үтте.

«Туган тел» идарәсенең утырылышын Тимерша Вахитов алып барды.Ул Уфа шәһәренә
барып килү хакында тәфсииләп сөйләде. Аннары организацион сорауларга күчтеләр. 18че апрельга «Туган телне»ң 18че конференциянең көн тәртибен сарладылар:

1. Мөфти, Фатыйха-хәзрәт Алиулловны дога кылып искә алу.

2. Конференция рәистәшләре билгеләнде — «Болгар яңарышы» рәисе Шәүкат Богданов һәм «Туган тел»нең рәисе урынбасары Айрат Ибраһимов.

3. Конференция исеменнән Русия Президенты Д. Медведевка, милли-төбәк компоненты кайтару буенча хат юллау.

4. Конференция исеменнән Ульяновск өлкәсе Мәдәни мирасны саклау буенча Комитеты Шәрпудин Хаутиевка элекеге Федерация урамы 33 йортта урнашкан элекеге кайтару буенча хат юллау.

«Яңа дулкын» идарәсенең утырылышын оешма җитәкчесе Марат Хәйруллин алып барды

Утырылышта «Яңа дулкын», «Татар яшьләре үзәге» һәм «Яңарыш» оешмалары вәкилләре катнашты.
Уңышлы эшләп килүче ТЯҮнең спорт юнәлеше мисалы китерелде(җитәкчесе Геннадий Чиглеев). Мәдәни юнәлеше Алисә Мөхәммәдиевага йөкләнде. Шушы ук утырылышта проектлар, яшьләр сәясете һәм берләшкән оешманың социаль челтәрдә исемен билгеләү бәхәс тудырды. Вакытлы варианты «Ульяновск өлкәсе татар яшьләре».

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.