Яндекс.Метрика

9 мая, 2010


Йөрәк – ертык
Көлә бүген миңа карап
Җиңү көне иртәсе.
Һаман әле әтиемне
Яудан килә көтәсе.

Чәчәк бәйләмнәре белән
Чыгар идем каршына.
Күптән уздым әткәй яшен…
Сукмаларда кояш ята,
Чәчелеп киткән нурлары…
Башымны да сыйпамады
Әти куллары.

Ал нурларын сибә кояш.
Җинү көнеиртәсе.
Бәйрәмне. Минем ишегә,
Көтәсе дә… көтәсе.

Җинү көне – ул миңа төн,
Кояшым юк күңелдә.
Күңел боек. Яшьле күзләр
Күрми кояш күгемдә.
Күзләр – яшьле, йөрәк ертык,
Гүя, мин бер крачлы;
Басып торам хәтерләтеп
Янеш суккан…агачны.

Равил Шәфигуллин.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.