Яндекс.Метрика

“Кайнар кич”тә кабат яшьләр очрашты.

30 мая, 2010
«Кайнар кич» сезоны ябык дип санарга мөмкин. Үткән атнада Татар мәдәни үзәгендә икенче шушы елда «Кайнар кич” гөрләде.

Эльвира Хайбуллова һәм Гүзәл Рәхмәтуллина фотолары.

Киләсе «КК» август ахырында булыр дип көтелә. Бу хакта алып баручылар белдерде.
— Бәлки бүген җәй көннәренә табарсыз парыгызны. – диде Илдар.

Ди-джей пульты артында Динар Хөсәинов булды. Кич дәвамында алып баручылар төрле конкурслар тәкъдим ителде.

“Магнум” рэп-төркеме(Руслан Абдрахманов һәм Руслан Әхтәмов) чыгыш ясады. Бәйгеләр вакытында егетләр һәм кызлар җырлар күмәкләп һәм аерым башкардылар(Илмир Рәхимов, Ринат Азизулов һәм Лилия Фәхретдинова).

Танышырга теләүчеләр үзләреннң телефон номерларын һәм социаль челтәрләрендәге idларын
ватманда язадылар.

«Яңа дулкын» оешмасы җитәкчесе Марат Хәйруллин Сабантуйда яшьләргә урын бирелүе, ТМҮдә Наил Камалов һәм Эльмира Хәсәнова никахлашуылары хакында белдерде.

Ә кичә ахыруына якынлашкач Илнара Зыятдинова һәм Ильяс Фәхретдинов патшабикә һәм патша дип сайландыр.

Шушы көнне иганәчеләр булмады һәм активистлар из хисаптан тәмле-төмнөне алдылар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.


hhhh