16 июньдә Ульяновск Ленин районы мәхкәмәсе(суды) Татар яшьләре үзәге эшчәнлеге тукталу турында карар чыгарды. РФ Юстиция министрлыгы Ульяновск өлкәсе идарәсе вәкиле дәгъваны канәгатьләндерергә сорады — ТЯҮ ахыргы елда үзенең эшчәнлеге турында хисап тотмады. ТЯҮ рәисе Илдар Усманов дәгъва белән килешүен белдерде, чөнки «Яңа дулкын» өлкә оешмасы эшчәнлеген алып бара һәм активистлар анда хезмәт күрсәтәләр.