Яндекс.Метрика

Хиджаб стал причиной увольнения мусульманки в Казани — Эхо Москвы

21 июля, 2010

Руководство автосалона запретило своей сотруднице Резеде Зиганшиной работать в мусульманском одеянии, и ей пришлось уволиться.
Как сообщает Интерфакс, директор предприятия, сам мусульманин, предложил ей носить хиджаб в свободное от работы время, но Зиганшина не согласилась с этим.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.


20.07.2010

19 июльдә Бөтендөнья Татар яшьләре форумы Бюросы рәисе Руслан Айсин һәм Бюро әгъзасы Айрат Фәйзрахманов «Дуслык» төбәкара программасы эшендә катнашучылар белән очрашты.
Без бу программа турында хәбәр иткән идек инде. Исегезгә төшерәбез, анда Россиянең 19 төбәгеннән һәм Казахстаннан 13-17 яшькә кадәрге 150 бала катнаша. Алар арасында – олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүчеләр, балалар җәмәгать оешмалары активистлары. Лагерь республиканың Биектау районында урнашкан «Костер» укыту-сәламәтләндерү үзәгендә үтә.
Балалар моңарчы күренекле галимнәр, югары уку йорты укытучылары, язучылар белән очрашырга, Болгар архитектура музей-тыюлыгын, Универсиада корылмаларын карарга, Г.Тукайның туган авылы Кырлайда булырга өлгерде инде.
Р.Айсин белән А.Фәйзрахманов аларга Бөтендөнья Татар яшьләре форумы, аның төп юнәлешләре, тормышка ашырыла торган проектлары белән таныштырды. Балалар, үз чиратында, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен искә төшерде. Кайсыларының бу чарда хәтта катнашканы да булган.
Очрашу вакытында татар яшьләре хәрәкәте үсешенә бәйле күп мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барылды. Кунаклар үсмерләрнең милләтнең киләчәгенә битараф булмавына сөенүен белдерде. Яшь булуларына карамастан, аларның кайберләре үзләре яши торган төбәкләрдә җирле татар яшьләре хәрәкәтләрен җитәкли. Аеруча төмән өлкәсеннән килгән кызлар-егетләрнең тырышлыгы гаҗәпләндерде.
«Дуслык»та ял итүчеләр Бөтендөнья Татар яшьләре форумы белән танышты — Татар-ислам

Украинаның иң матур җирләренең берсе - милләттәшләребез яшәүче Кырымда Илшат Вәлиевның туганнары бар икән.
Бер ай чамасы элек шул туганнары “Восточный базар” җыр бәйгесе уздырылуы турында хәбәр ишеткәннәр һәм Илшатка  шунда катнашырга тәкъдим ясаганнар. Беренче урынга лаек җырчы 30 мең доллар ота икән. Илшат әйтүенчә, ул конкурсларда катнашырга бик ярата. Бу юлы да үз көчен сынап карарга булган.
 Әлеге конкурс 27 сеннән 30нчы агустка кадәр узачак. Татарстаннан бер Илшат кына чыгыш ясаячак һәм ул туган телебездә җырлаячак. Кызганыч, Белорусия, Украина төп каналларында әлеге конкурс күрсәтелсә дә, Русия телевидениесеннән Илшатны карап булмас.

Лилия Вәлиәхмәтова
Илшат Вәлиев Украинаны яулый — Булмас.ру