Яндекс.Метрика

11arsenal31

11 октября, 2010

Сембердә шартлау кайтавазы әле дә ишетелә

Шартлаулардан Сембер бакчачыларының йорт диварлары ярыла

Шартлаулардан Сембер бакчачыларының йорт диварлары ярыла
10.10.2010
айрат ибраһим
Сембердәге хәрби саклагычта былтыр булган гадәттән тыш хәлгә әле дә нокта куелмаган. Әлегә бу фаҗигадә бердән-бер кеше гаепләнә. Сембер халкы саклагычтагы коралларны юк итүдән чыккан шартлауларга түзеп яшәргә мәҗбүр.
2009 елның 13 ноябрьдә «31нче арсенал» оешмасында коралларны юк иткәндә, бер снаряд шартлавы аркасында башка снарядлар да шартлый башлый. Нәтиҗәдә 2 хәрби һәм бер хезмәткәр хатын-кыз һәлак була. 10 көннән соң шартлау урынында яңа фаҗига: сибелгән снарядларны йөк машинасына төяү вакытында булган шартлау нәтиҗәсендә 8 хәрби һәлак була, 2се яралана.

Сембер гарнизонының хәрби мәхкәмәсендә «31нче арсенал»дагы шартлауга бәйле мәхкәмә эше ачылды. Бу җәһәттән ике вакыйга тикшерелә. Берсе – саклагычтагы шартлау, икенчесе – аның нәтиҗәләреннән арыну барышында 8 хәрбинең һәлак булуы. Әлегә бу хәлләрдә бер генә кеше гаепләнә – 63494нче хәрби бүлек командирының урынбасары Евгений Швед.

«Хокук вакыфы» («Правовой фонд») исемле иҗтимагый оешма җитәкчесе, Идел аръягында яшәгән зарар күрүчеләргә юридик ярдәм оештыручы Игорь Корнилов хәрби тикшерүчеләрнең гамәлләре белән риза түгел.

Фаҗигадә бер кеше гаепләнә

Корнилов фикеренчә, бу олуг гаепне бер кешегә – хәрби бүлек командирының урынбасарына гына чәпиләр, үз биләмәләрендә хәвефсезлек өчен, беренче чиратта, хәрби бүлек командиры үзе җавап тотарга тиеш. 23 ноябрьдә һәлак булган саперлар өчен дә аларның командиры җаваплы. Ә ул гаепләнүчеләр исемлегенә кертелмәгән дә.

10 ай буе барган тикшерү эшләре нәтиҗәсендә 18 томлык материал тупланган. 31 августта алар Сембер гарнизоны мәхкәмәсенә тапшырылган иде. Җинаятьче сыйфатында бердәнбер кеше – 63494нче бүлек командирының урынбасары Евгений Швед танылган. Ул Җинаять кодексының 293нче маддәсе нигезендә гаепләнә: «ике һәм аннан артык кешенең һәлак булуына сәбәп булган ваемсызлык» өчен.

Хокук яклаучы Игорь Корнилов әйтүенчә, узган җәйдә бу хәрби бүлектә тагын бер гадәттән тыш хәл була: снарядларны юк итү чарасында бер гранатомет, солдат кулында чакта, көтмәгәндә атып җибәрә.

Шөкер әле: снаряд торак йортлар ягына очмый. Әмма янә ике хәрби зарар күрә. Хәвефле коралның нигә корылган хәлдә булуы һәм аның нилектән тәҗрибәсез солдат кулына эләгүе турындагы сорауларга әле дә җавап юк. Хәрби бүлектәге прокуратурада бу гадәттән тыш хәлгә аңлатма мәгълүматлар бирелми.

Шартлаулар дәвам итә

Бу хәлләрдән соң бер елга якын вакыт узса да, семберләр бүген дә «31нче арсенал» снарядларыннан иза чигә. 23 июньнән бирле янгын вакытында шартламаган снарядларны юк итү бара. “Утилизация” исеме астында үткәрелгән көчле шартлаулар шәһәр халкын борчуга сала, бигрәк тә Иделнең сул ягында яшәүчеләрне.

Халык фикеренчә, ераккарак илтеп шартлату өчен хәрбиләрнең бензинга акчалары юк. Шунлыктан алар бензинга акча җыеп бирергә дә риза.

Хокук яклаучы Игорь Корнилов әйтүенчә, шартлаулар аркасында «Красный яр» һәм «Междугородник» исемле бакчачылар берләшмәләрендә кайбер йортларның түбәләре кыйшайган, диварлары ярылган.

Мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүнең мәгънәсе юк, чөнки хәрби саклагыч барыбер акча таба алмас. Шартлаудан соң өлкә хөкүмәте тарафыннан «Оператив штаб» оештырылган иде. Хәзер ул таркатылган. Димәк, бакчачыларга китерелгән зарарны каплату ягыннан мөрәҗәгать итәрлек оешма да юк инде.

Шулай да зарар күрүчеләрнең кайберләре мәхкәмә юлларын таптый. Ләкин бу очракта да аларга карата мөнәсәбәт гадәти. Алынган зарарның күләмен ачыклау өчен экспертиза уздырырга кирәк. Моның өчен ярыйсы гына чыгымнар таләп ителә. Бу җәһәттән адвокат Людмила Мороз сүзләре гыйбрәтле: «Әйе, Русиядә батып үлүчеләрне коткару – батып үлүчеләрнең үз эше».

Өлкә парламентының өч депутаты – коммунистлар фиркасе әгъзалары Андрей Алексейчик, Александр Кругликов һәм Виктор Куринной Русиянең генераль прокуроры Юрий Чайкага депутат юлламасы җибәргән. Анда Саклану министрлыгыннан шартлау нәтиҗәсендә китерелгән зарарны каплау таләп ителә. Әмма әлегә бу эшнең ахыры ни булыр – билгесез.



Многонациональная культура республики понесла невосполнимую утрату. 9 октября 2010 года на 90-м году жизни скончалась народная артистка Башкортостана и Татарстана, заслуженная артистка России Фарида Ягудовна Кудашева.




Фарида Кудашева родилась 15 декабря 1920 года в деревне Кляшево Уфимского кантона Уфимской губернии, ныне Чишминского района Республики Башкортостан.
В 1939 году Фарида Кудашева окончила театральное отделение Уфимского театрально-художественного училища. В 1939-41 годах работала в Дюртюлинском государственном колхозно-совхозном театре, в 1944-47 годах – Башкирском академическом театре драмы. В период с 1947 по 1956 год являлась солисткой Башкирского радиокомитета, с 1941 по 1944 годы, затем с 1956 года – солисткой Башкирской государственной филармонии.
Фарида Кудашева – яркая представительница поколения артистов башкирской музыкальной эстрады, с творчеством которой связан расцвет концертного исполнительства в республике. Обладая неповторимым голосом, эмоциональной и проникновенной манерой исполнения, Фарида Ягудовна пользовалась огромной популярностью и искренней любовью тысяч слушателей, стала по-настоящему народной певицей. Ее обширный концертный репертуар включал сотни эстрадных, башкирских и татарских народных песен,а многолетняя творческая деятельность заслужила признание в республике и далеко за ее пределами.
Большой вклад Фариды Кудашевой в развитие вокального искусства, многонациональной культуры Башкортостана заслуженно отмечен государственными наградами и почетными званиями. Она награждена орденом Дружбы народов и медалью «За трудовое отличие», удостоена званий лауреата государственной премии имени Г. Тукая Республики Татарстан, «Почетный гражданин города Уфы».
Светлая память о замечательном человеке, талантливой певице Фариде Ягудовне Кудашевой навсегда останется в наших сердцах.
Некролог подписали Президент Башкортостана Рустэм Хамитов, Председатель Госсобрания РБ Константин Толкачев, Руководитель Администрации Президента РБ Николай Курапов, члены Правительства РБ, видные деятели культуры и исскуства республики.
Гражданская панихида и прощание с покойной состоятся 10 октября 2010 года в 11.00 часов в Доме Государственного Собрания – Курултая Республики Башкортостан по адресу: г. Уфа, ул. А.-З. Валиди, 40.
Не стало певицы Фариды Кудашевой — Башинформ

"Состоялся хороший обмен мнениями. Вернулись мы только с положительными эмоциями", - отметила Альмира Адиатуллина.
Алия Сабирова
На днях общественная организация женщин-мусульманок «Муслима» и представители творческой группы «Аль Марджан» посетили Ульяновскую область и пообщались с мусульманами, проживающими на территории области. Мероприятие прошло в рамках подготовки к предстоящей переписи населения.
Как сообщила в разговоре с корреспондентом ИА «Татар-информ» председатель общественной организации «Муслима» Альмира Адиатуллина, они встретились и с теми, кто обучается на курсах по основам ислама, которые организуются в Татарском культурном центре Ульяновской области.
«Состоялся хороший обмен мнениями. Вернулись мы только с положительными эмоциями, - отметила Альмира Адиатуллина. - Мы рады, что в Ульяновской области многое делается для поддержки татар». Она напомнила, что одной из первых в России именно здесь была создана областная национально-культурная автономия татар.
Также участники встречи призвали соотечественников принять активное участие в переписи населения.
Представители РТ встретились с мусульманами Ульяновской области — Татар-информ