“Татар заманы” Шаһ Гали премиясенә кандидатлар чыгарды

12 января, 2012

OLYMPUS DIGITAL CAMERA“Татар заманы” елны йомгаклап, ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек һәм татарга каршы эшчәнлеге өчен Шаһ Гали премиясен бирә башлый. Шаһ Гали премиясе лауреатлары интернет сайлауда хәл ителәчәк.
“Татар заманы” Шаһ Гали премиясенә кандидатларны сәясәт, дин,  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче татарларга бирәчәк. Аларның эшчәнлеге 1516-1552 еллар аралыгында өч тапкыр Казан ханы булган Шаһ Гали алып барган сәясәткә, ягъни татарга каршы алып барылган эшчәнлеккә туры килергә тиеш.
Шаһ Гали премиясенә 2011 ел кандидатлары:
1.      ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек һәм татар милли хәрәкәтенә көрәш алып барган эшчәнлеге өчен Рәис Сөләйманов Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

 
2.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, Мәскәүдә татар мирасын юкка чыгарган өчен мөфти Равил Гайнетдин Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

3.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, Татарстан өммәтен ташлап качкан өчен элекке мөфти Госман Исхакый Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

 
4.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, Татарстанны бетерүне сораган “Упразднить нельзя оставить” мәкаләсе өчен тарихчы Александр Овчинников Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

 5.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, ялангач фотога төшкән җырчы Алинә Бәшәрова Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

Алинә Бәшәрова. «Кәеф ничек?» фотосы

 
6.     ШаҺ Гали сәясәтенә тугры калып, Русиягә булган ватанпарвәрлек, татар cәхнәсен шәрәләндергән wчен җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Шаһ Гали премиясенә тәкъдим ителә.

Ландыш Нигъмәтҗанова

Шулай итеп сәясәт, дин, сәнгать өлкәсендә икешәр кеше Шаһ Гали премиясенә чыгарылды. Һәр өлкәдә берәр кеше өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз. Премия лауретлары 7 гыйнварьда билгеле булачак.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.