Фәрит Гибатдинов — Халык сорый : нигә » Урмай моны» фестивале проекты быелдан ябыла?
22 января, 2012

Халык сорый : нигә » Урмай моны» фестивале проекты быелдан ябыла? — дип.
Җавапны Фәрит Гыйбатдинов, 25 ел УМ төп оештыручысы бирә, яки мин үзем:
Бер генә фестивальдә «Урмай моңы» төсле озак барганы юк. 25 ел `һәм 25 нче тапкыр УМ утәчәк. Әлеге проект үзенең максатын үтәде, ул бүген яңача , замана таләпләренә туры килердәй булырга тиеш. Монда заманча ут, сәхнә бизәлеше, режиссура, эстраданың төрле стильдәге юнәлеше профессиональ дәрәҗәдә һәм хөкүмәт күләмендә үтәргә тиеш. 25 ел фестиваль үзешчән формада, халыкчан булып үтте. Яки минимум акча белән, Урмай халкының кунакчылыгы, мәдәният хезмәткәрлерең эчкерсез фанатлы теләге белән һәм татар халкының мәдәниятенә битараф булмаган кешеләр аркасында гына шулай озак барды. Аннан вакытында туктап яңа юл ала белү үзе бер кыюлык. «Урмай моны» буш тормас, Алла Тәгалә теләсә аның урынына яңа конкурс барлыкка килер.
25 нче «Урмай моңы «фестивалендә катнашырга заявкалар Кытайдан, Кабарда-Балкардан, Татарстан, Удмурт, Мари, Чуаш республикаларыннан, Екатеринбург, Нижгар, Улъян өлкәләреннән. Әле заявкаларны 10нчы февралъгә кадәр кабул итәбез. Билетларны 1 нче февральдән сатуга куябыз.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.