Яндекс.Метрика

3 февраля, 2012

29 декабря в НК «Мамбо» состоялась традиционная вечеринка для татар, посвященная Новому году. Мероприятие посетили гости из соседних регионов, а также Dj Alee (г. Тольятти) и  MC Рузаль (г. Казань). В новогоднюю атмосферу пришедшие на вечеринку погружались уже на входе, где раздавали новогоднюю атрибутику.
Ежегодно на Яна ел пати происходит награждение победителей конкурса «Ел татары». Вот и в этом году активисты были награждены в следующих номинациях: Лидер года – Ильнара Зиатдинова, Активист года – Хайбуллова Лилия, Спортсмен года –Ракипов Ильнар, Лучший старт – Хасиятуллова Резеда, Активист года – Феткуллов Линар. Победителям вручили подарки и дипломы.
Для пришедших на пати было проведено море интересных конкурсов, для них выступали с номерами активисты «Яна дулкын» и Центра татарской культуры. А ровно в 00 часов своим появлением порадовали Дед Мороз и Снегурочка.
Закончилось все по традиции массовым весельем под татарскую национальную музыку.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.

Мин татар теле укытучысы булып эшләргә хыялланам

Ана телем миңа– халкым теле,
                                                                             Аннан башка минем халкым юк.
                                                                            Йөрәгендә халкы булмаганның
                                                                                  Кеше булырга да хакы юк.
И туган тел, туган җир, туган ил… 

Кешене - кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит!
         Мин гапгади татар гаиләсендә туып үстем. Минем телем татар телендә «әни», «әти» дип ачылды.
         Бәхетемә каршы, мин беренче сыйныфка укырга кергәндә, безнең Яңа шәһәрдә  татар класслары гөрләп эшләп килә иде. Ә инде 91че санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәпне уңышлы тәмамлавым  Ульяновск дәүләт педагогия университетына филология факультеты каршында татар-рус бүлегенә керү мөмкинлеге тудырды.
         Әлбәттә университетның төп максаты студенларны төпле, сыйфатлы белем серләренә  төшендерүдә гыйбарәт. Рус филологиясен өйрәнүче группалар белән чагыштырганда , безгә – милли бүлектә  белем күбрәк бирәләр, рус теленә һәм әдәбиятына  өстәп, үзебезнең туган телебезне, үзебезнең  әдәбиятны өйрәнәбез.  Группадашларымның шактый өлеше өстәмә рәвештә түләүсез журналистика, психология, тарих, идарә итү курсларында(бернинди түләсез) йөриләр әле.
         Горурлыгым чиксез: Ульяновск шәһәре вузлары арасында рейтинг безнең педуниверситетыбыз бүген беренче урынны били. Бездә еш кына төрле фәнни-гамәли конференцияләр дә үткәрелә . Мисал өчен  күптән  генә Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Яр Чаллы университетларыннан  атаклы укытучылар җыелып, бай педагогик  тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Алар безгә бик кызыклы мастер класслар үткәрделәр.
         Шулай ук университетыбызда иҗтимагый тормыш актив бара. Студентлар үз сәләтләрен күрсәтеп, концертлар, төрле кичәләр оештыралар. Университетта җыр, бию һ.б. түгәрәкләр эшләп килә.
         Чит шәһәрләрдән, өлкәләрдән , авыллардан килгән студентлар өчен дә яшәү  өчен барлык шартлар тудырыла. Аларга беренче курстан ук тулай торакта урын бирелә.
         Студентларның дус, тату яшәүләре хакында да әйтми үтү мөмкин түгел. Бездә  югары курста укучылар түбән курс студентларына ярдәм кулын сузалар.
         Бүгенге көндә  филология факультетының татар группасында укуыма мин бик шатмын. Сайлаган юлымның дөрес икәнлеген көннән-көн ачыклый барам һәм барлык татар теле укытучыларына мөрәҗәгать итәм – 11нче сыйныфны тәмамлаучы мииләт җанлы  укучыларыгызны юлласагыз иде. Шуны истә тотыгыз: бездә белем алу түләүсез. Бездә белем алсалар, киләчәктә тормышта югалып калмаслар. Кайсы гына сукмакны сайласалар да, төпле, сыйфатлы белемнәре барлык хыялларына, максатларына ирештерер.
         Татар әдәбияты дәресендә миңа танылган язучыбыз Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» дип  исемләнгән әсәре белән танышырганасыйп итте. «Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек!» - дип яза ул. Каһарман шәхесебезнең әлегә тирән мәгънәле сәзләре миңа тормыш юлымда девиз  булып бара.
                  Татар телен скалап калу һәм киләчәк буыннарга да тапшыру бурычы безгә – яшьләргә, ана теле мөгаллимнәре йөкләнгән. Алдагы көннәрдә дә газиз халкыбызны яратып, сөеп, туган телебездән оялмыйча, авыз тутырып сөйләшеп, аралашып яшәргә насыйп итсен иде.
Хәйрулина Ләйсән.
Ульяновск дәүләт педагогия университетының татар бүлеге студенткасы.