Әбри Хәбриев: “Ринат Рәхмәтуллины судка бирергә кирәк. Корытты”

4 февраля, 2012

Бер сабый билет артына язган сорауны куя

Рафаэль Дәвәтаев

Ашыгып бардым. «Гөлчәчәк» бакчасына җиткәч халыкның мәдәният йөртына агыла башлануы сизелде. Күперне узганда бер бара торган парда сорадым: “Сез концертка барасыз мы?” “Без үзебез  концерт куябыз”, диде.

Мәдәният сараена җиткәч кешеләрнең күплеге сизелде. Элекеге укытучы Ришат Әбдрәкыйб Зөлкарнәевны(Карамал авылы) бераз сөйләштек, Камышинкада ерак күршене Илдар Улюкаевны күрдем. Шул ук вакытта кассада билет алучылар булды. Рәсмиләрдән Зыят Яфаров күренде.
Залга керү ишеге янында билетларны тикшерүче янында җырчының дисклары сатыла иде. Кердем, берничә минут 2че рәт, 2че урынны эзләдем. Ринат әфәнденең чыкканын халык 15 минут тирәсе көтте. Чыккач аны алкышларга күмделәр һәм “Хуш киләсең” дигән җыры белән  концерт  башлады.
“Сезне эшләрегезне ташлап киткән өчен, сериалларны калдырып концертка килгән” өчен рәхмәт белдерәм”, диде җырчы.
 “Сорауларыгыз, туганнарыгызны, дусларыгызны туган көннәре белән тәбрик итсәгез килә билетлар арттанда языгыз”, һәм  тәбрикләрдә кичә вакытнда яңгырады, Әбридә туган көн билгеләүчеләрне тәбрикләде.

Шулай ук җырлары белән сөедерделәр Алмаз Әүхәдиев, Чулпан Низамова, шәрек, кытай биюләре күрсәтелде.
Кичәнең шаяру белән бизәде Әбри Хәбриев. Мәсәлән залдагы бер хатынлы абзыйга провокацион сорау бирде: “Парлар килгән бармы?хатын точны мы?яратасыңмы?25елда сугып үтерү теләк бармы?” Җавап: “Әйе”.  

Алда Әбри тамашачылар белән “экспермент”ларын дәвам итте: дөрес “кул чабырга”, бәйгедә катнашучы егет Ваиф — электрик һәм Римма – экономист. Мәгънәсе шунда: катнашучылар виртуаль ир белән хатын, “хатын” “ир” белән тел белән аралаша алмый, куллар белән күрсәтергә. “Җаза” 30 минут тирәсе дәвам итте))

Аннары “Гомер китабы”(явыз язмыш турында ), “Әнкәйләрне саклыйк”,  “Сагынам” “Әткәй каешы” “Алдама мине” һ.б. җырлар булды.
“Яңгыр яума” җырын ахырына башкарды. Әбри Хәбриев: “Ринат Рәхмәтуллины судка бирергә кирәк. Корытты. “Яңгыр, яума” җырын башкарды – все майдан бер тамчы таммады ”, шулай җырны тәкъдим итте. 

Янына чыккан бәйгедә катнашучыларга балаларга, туган көне булсада, булмаса үзенең дискларын бүләк итте.
Ә иң ахтыкта район мәдәният бүлеге мөдире Зыят Яфаров Иске Кулаткы районы хакимияте Башлыгы Ринат Салихов исеменнән татар халкы мәдәнияте үстергән өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Җавап итеп Р. Рәхмәтуллин З. Яфаровка һәм мәдәният йорты мөдире Марс Усиевка “Чакыр мине” җыры аша рәхмәтен белдерде.

Концерт тәмамлангач Р. Рәхмәтуллин һәм Әбри Хәбриев җирле ТРК хезмәткәре белән аралаштылар,  җырчы  яшьләр автограф алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Барлык халык күтәренке кәефтә “путевка” белән өйгә кайттылар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.