«Адымнар»ның 14 апрель 2012 чыгарылышы

14 апреля, 2012

Республикага яз килде һәм үзе белән моңарчы күрелмәгән ташуны да ияртте. Суның мондый масштабта 33 ел булганы юк, ди белгечләр. Хәзер су китергән зыянны исәпләү һәм кисәтү бара. Су ташкынын беренче тойган һәм беренче корбанына әверелгән татарстанлылар тормышы безнең репортажда.

Су баскан территорияләрнең картасы, ярдәмгә килүче коткаручылар, техника күләме, алдагы көнгә температура «Адымнар»ның мәгълүмати графикасында.

Атнаның актуаль темаларын сайлап алып, Данил Сәфәров үз карашын бәян итә.

Президентның Европага эшлекле сәфәре һәм башка җитәкчеләрнең эш атнасы.

Шул исемдәге фильмның бер сериясен Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәттеләр. Идеянең авторы — фильмда төшкән берничә артист. Алар белдерүенчә, фильмда катнашкан өлкән буын артистлары арабыздан китеп бара, ә алар «Болгар җилләре»н һаман күрмәгән. Чөнки төшерелә башлавына дистә еллар узса да, картина язмышы билгесез кала.

Илдус хәзрәт Фәезнең Татарстан мөфтие булуына 1 ел тулды. Безнең программада аның журналистларга биргән интервьюсыннан цитаталар.

Җырчы Салаватта укып чыгып, эстрадага үз юлыңны салу җиңелме? Бу турыда безгә Ришат Фазлыйәхмәтов бәян итте.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.