Яндекс.Метрика

Межрегиональный конкурс чтецов Корана в Ульяновске. 14. 04.12(фото+видео))

15 апреля, 2012
14 апрельдә Ульяновск Татар мәдәни үзәгендә Коръән укучылар төбәкара бәйге үтте. Чараны оештырдылар Сембер «Биләр» мәдрәсесе һәм Татар мәдәни үзәге. Чара башлану алдыннан «Биләр» мәдрәсәсе реккторы Илдар хаҗи Сафиуллин, өлкә татар автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафин, «Сембер» эшмәкәрләре клубы президенты Радик Гафуров һ.б. Шушы конкурста Ульяновск, Уфа, Казан, Богыруслан, Самар шәһәрләреннән, Шыгырдан, Иске Кулаткы, Гали бистәләреннән катнашучылар булдылар.  Катнашучылар ике төркемгә бүленде: 12-15 һәм 16-18 яшьлеләр. Алар арысында мәдрәсә укучылары һәм гади кешедә булды. Татар-мөселман «Раян» төркеме дини җырларны башкарды. Ә иң ахырда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Репортажны икътибарыгызга тәкъдим итәбез.

«Биляр» презентация

Конкурс турында «Өмет» яза

Үткән шимбәдә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә безнең төбәктә инде традициягә әверелеп өлгергән бәйге — Коръән укучыларның бишенче конкурсы оештырылган иде. Идел буе федераль округына кергән өлкә-республикаларның мәдрәсә шәкертләре арасында уздырылган бәйгедә утызга якын иманлы бала катнашты.

Күркәм бәйрәмне мөхтәрәм кунак — Чабаксар шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы Җамал хәзрәт Гарифуллин Коръән-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Э Ульяновск өлкәсе мөселман¬нарының региональ дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов изге вә саваплы гамәлгә үзенең хәер-фатихасын бирде. Әлһәмдүлилләһи шөкер, ана телен өйрәнү, ислам дине кушканча яшәү, барча мөэминнәр дә изге санаган Коръән китабын укучылар арасында конкурслар үткәрү өчен бездә хәзер бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган, диде мөфти хәзрәтләре. «Сембер» бизнес-клубы президенты Радик Гафуров һәм «Болгар яңарышы» оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов исә үзләренең гыйлемнәрен сынап карарга тәвәккәлләгән балаларга уңышлар насыйп итүен теләделәр. Ульяновскида уңышлы гына эшләп килүче мөселман дини уку йорты — «Биләр» мәдрәсәсе ректоры Илдар хаҗи Сафиуллин конкурсны оештыруда аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә — татар милли- мәдәни автономиясе, Татар мәдәнияте үзәге һәм «Сембер» бизнес-клубы җитәкчеләренә, шулай ук юмарт, иманлы татар байларына күңеле түреннән ургылып чыккан олуг рәхмәт сүзләрен юллады. Ульяновск өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, татар мохтарияте җитәкчесе Рамис Сафин да күркәм очрашуга карата чиксез соклануын белдерде. Мәдәният үзәге сәхнәсендә киләсе елларда да шундый конкурслар уздырырга язсын иде, диде ул. Аннары бәйгедә катнашучылар һәм жюри әгъзаларының исемлеге белән таныштыру вакыты килеп җитте. Дәрәҗәле конкурста «Шейх-Сәид» (Саратов шәһәре), «Гөлистан» (Чуашстан Республикасы), «Нуруль-Ислам» (Башкортстанның Октябрьский шәһәре), «Нур» һәм «Гали» (Самара өлкәсе), «Хөсәения» (Оренбург шәһәре), «Биләр» (Ульяновск) мәдрә¬сәләре, «Ак өмет» (Казан каласы) пансионаты шәкертләренең, шулай ук Коръән-Кәримне әти-әниләре, әби-бабалары, остазлары ярдәмендә үзләштерүче балаларның катнашуы турында мәгълүм булды. Шәкертләрнең гыйлем дәрәҗәсен, Коръән-Кәримне дөрес, аңлаешлы итеп, ягъни тәҗвид кагыйдәләренә тәңгәл китереп уку осталыгын хөрмәтле жюри — Сәүбән хәзрәт Сөләйманов, Юсыф хәзрәт Усманов, Җамал хәзрәт Гарифуллин, Сәйфетдин хәзрәт Мурсалимов бәяләделәр. Жюрига кадерле кунак гажәеп дәрәҗәдә оста алып барды.

Өч сәгатькә сузылган конкурсның нәтиҗәләре, ягъни җиңүчеләр белән таныштырып үтәргә дә ашыгабыз. 12-15 яшьлек шәкертләр арасындагы бәйгедә беренче урын — Нияз Хәлфинга (Казанның «Ак өмет» пансионаты), икенче урын — Айдар Гарифуллинга (Чуашстан), өченче урын Ибраһим Ягафаровка (Казан) бирелде. Конкурсны оештыручылар аларга 10000,5000 һәм 3000 сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырдылар. 16-18 яшьлек шәкертләр арасында да җиңүчеләр билгеле. Бу төркемдә беренче урынны Шухруз Муткулов (Башкортстанның Октябрьский шәһәре вәкиле), Дилмурад Нәбиев (Самара өлкәсе) һәм Рәхимулла Шәйхиев (Казан каласы) үзара бүлештеләр. Э Али Айзәтуллов (Чуашстан) һәм Арсланбек Котлымуратов (Самара өлкәсе) — икенче урынга, Айнур Зарипов өченче урынга лаек табылдылар.
әти-әниләре, әби-бабалары, остазлары ярдәмендә үзләштерүче балалар группасында алдынгылыкны яулаучылар исемлеге дә мәгълүм. Беренче урында — Рөстәм Волков. Ул 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк алу бәхетенә иреште. Ә икенче урынга чыккан Аделия Столыпинаны «Нокиа» маркалы кесә телефоны һәм «Тамашачы күңелен яулаган өчен» призы белән бүләкләделәр. Өченче урынны алган Үмәр Мусахаджиевның да күңелен күрделәр, ул шулай ук кесә телефоны белән бүләкләнде. «Биләр» мәдрәсәсенең ифрат та сәләтле шәкерте Вәлит Кутлуев та «Тамашачы күңелен яулаган өчен» приз алды.
Милләттәшләребез күңелендә фәкать уңай тәэсирләр генә калдырган конкурс гаҗәеп дәрәҗәдә тирән эчтәлекле концерт мәркәзебез Казаннан кадәр килгән «Раян» төркеменең чыгышы белән тәмамланды. Аннары бәйгедә — Россия ислам университеты (Уфа) деканы Әхмәт хәзрәт Гарифуллин җитәкчелек итте. Ул конкурсны да
Спонсорлар әлеге шәкертләрне дә акчалата бүләкләре белән сөендерделәр. Коръән-Кәримне катнашучыларны һәм күп санлы кунакларны «Биләр» мәдрәсәсе ашханәсендә зур мәҗлес көтә иде.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Галеев Тимур Равилевич(тат. Галиев Тимур Равил улы, tat. Ğaliyıv Timur Rawıyl ulı). 21.06.1987 г. Родился и вырос в р. п. Старая Кулатка Ульяновской области, там же закончил общеобразовательную школу. с 2004 -2009 года получил 2 высших образования.Так же обучался в Высшей школе управления (г. Москва), в рамках проекта Стань Лидером. Не женат. В татарском молодежном движении с 2007 года, с 2011 г. вице-президент, с 31.03. 2012  г. президента УОТМОО "Яна Дулкын". Помощником депутата ЗСО и член молодежного парламента
Галиев Тимур Равил улы