Яндекс.Метрика

Конкурс «Сембер карлыгачлары» (Симбирские ласточки)2012. видео

18 апреля, 2012

Якшәмбе көнне 15 апрельдә Ульяновск Татар мәдәни үзәгендә «Сембер карлагачлары» чираттагы өлкә бәйгесе үтте. Шушы чарада өлкәнең барлык районнарыннан вәкилләр булды. Өч сәгать ярым дщвамында алар көч сынаштылар. Иң лаеклылар финишка чыгып бүләкләнделәр. Кайбер балалар һәм яшьүсмерләрнең чыгышларыннан өзекләр тәкъдим итәбез. Геннадий Чиглеев видеолары.

Рузия ХӘЛИМОВА

Үткән якшәмбедә Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә җыр-биюгә һәвәс балаларның «Сембер карлыгачлары» дип исемләнгән өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп узды. Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәният сәясәте министрлыгы, Халык мәдәнияте үзәге, Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге, Татар мәдәнияте үзәге һәм Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә төбәгебезнең унике районыннан һәм өч шәһәреннән 57 бала катнашты.

Тамаша залын шыгрым тутырып килгән милләттәшләребезне беренче булып Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Вилдан Зиннуров сәламләде.

— «Сембер карлыгачлары» фестиваль-конкурсының абруй-дәрәҗәсе елдан-ел арта, географиясе киңәя бара. Сәләтле балаларны бөртекләп җыеп, сәхнәгә чыгару, халкыбызга күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Бәлки, киләчәктә әлеге фестивальне регионара күләмдә оештыру турында уйлап карарга кирәктер,- диде Вилдан Хәниф улы.

Аннары конкурсны алып баручылар — «Чәк-чәк» ансамбле солисты Илдар Насыров һәм 91 нче лицей укучысы Регина Хәбибуллина жюри әгъзалары белән таныштырып үттеләр. Җырлы-моңлы балаларның осталыгына Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова (жюри рәисе), өлкә татар автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин, үзешчән композитор һәм педагог Рамиз Бикбулатов, сәхнә йолдызы Марина Малиновская, мөгаллимә Зөһрә Хәбибуллина бәя бирделәр.

Мәдәният үзәге сәхнәсеннән биш сәгать дәвамында милли мон агылды да агылды. Иң әүвәл
Карсун районы вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителгән «Самавыр янында» биюе күпләрнең
игътибарын җәлеп итте. Ә Иске Кулаткының «Карлыгачлар» вокаль группасы «Болгар кызы» җырын халык уен кораллары оркестрына кушылып гаҗәеп оста башкарган өчен көчле алкышларга лаек булды. Новоспасское
районыннан килгән Риналь Джумаев та сынатмаска тырышты. Ул «Бер егет гармун сайлый» җырын ифрат та дәртле башкарды. Димитровград шәһәре сәхнә осталарын да телгә алып үтми мөмкин түгел. Данлыклы сәнгать коллективы — «Карлыгачлар» вокаль группасы «Әдрән диңгез» җырын башкарып таң калдырса, «Сандугачлар» ансамбле кызлары татар халык көйләрен — «Олы юлның тузаны» белән «Син сазыңны уйнадың»ны сузып, күңелләрдә уңай тәэсир калдырдылар. Быелгы фестивальдә шунысы аеруча сөендерде: бәйгене оештыручылар һәм сәнгать коллективлары җитәкчеләре балалар җырларын программага күбрәк кертергә тырышканнар. Ә менә сәхнәдән башкарган җырларның исемнәрен һәм авторларын яңгыратмау тамашачыда ризасызлык хисе тудырды.

Ниһаять, фестиваль-конкурста җиңүчеләрне игълан итү вакыты да килеп җитте. Димит¬ровградтан «Сандугачлар» вокаль ансамбле (сәнгать җитәкчесе — Светлана Кочнева), Татар мәдәнияте үзәгенең «Кыңгыраулар» ансамбле (җитәкчесе — Гөлнара Тарасова), Чардаклы районыннан «Шанс» бию төркеме, Инза төбәге биючеләре (сәнгать җитәкчесе — Наилә Нугаева), яшь башкаручылар Илүзә Вәлиуллова (Димитровград), Руслан Аюпов (Яңа Малыклы районы) һәм Алина Дамаева (Ульяновск районы) бик тә хаклы рәвештә беренче урынга лаек булдылар. Ә Ульяновск шәһәренең 55 нче мәктәбеннән данлыклы «Гөлчәчәк» ансамбле, Мәдәният үзәге¬нең «Хыял тамчылары» ансамбле (сәнгать җитәкчесе — Алсу Альметова), Иске Кулаткының «Изюминка» бию төркеме (җитәкчесе — Галия Михеева), яшь башкаручылар Алсу Салахутдинова (Алсу Альметова укучысы), Руслан Мөхәммәтҗанов һәм Гөлнара Закирова (Әлфия Рамазанова шәкертләре), Новоульяновскидан Алиңа Масленникова (җитәкчесе» — Кәримә Алиуллина) икенче урынны үзара бүлештеләр. Өченче урынга лаек табылучылар исемлеге дә мәгълүм. Менә алар: Димитровградның «Карлыгачлар» вокаль группасы (сәнгать җитәкчесе — Фәния Хәлиуллова), Чынлы районы Кәшә авылыннан җыр ансамбле (җитәкчесе — Хәмит Мостаев), Новоспасскоедан бию төркеме (җитәкчесе — Алмаз Янгунаев), яшь башкаручылар Илдар Насыров (Әлфия Рамазанова шәкерте) һәм Новоспасскоедан Риналь Джумаев (җитәкчесе — Татьяна Ходжаева). Халыклар дуслыгы йорты директоры Нурия Туркова һәм өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин аларны Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр. Ә Иске Майна районы Иске Кызылсу авылыннан Диләрә Якупова (сәнгать җитәкчесе — Хаҗия Насибуллина) — татар автономиясе призын, Новоспасскоедан Карина Аветян Татар мәдәнияте үзәге призын алу бәхетенә ирештеләр. Ульяновскидан Альбина Саттарова — «Иң яшь башкаручы», Димитровградтан Илүзә Вәлиуллова һәм Динә Хайбул- лова — «Иң яхшы дуэт», Иске Кулаткының «Карлыгачлар» вокаль группасы (сәнгать җитәкчесе — Венера Деникаева) — «Оригиналь башкаручы», Фәнил Галиуллин (Әлфия Рамазанова шәкерте) — «Тамашачы мәхәббәтен яулаган җырчы» дип исемләнгән махсус призларга лаек булдылар.
Өлкәбездә традициягә кереп өлгергән фестиваль-конкурс ахырына да якынлашты. Анда катнашучылар Татар мәдәнияте үзәге җитәкчеләренә — Рамилә Сафинага, Әлфия Рамазановага, Лилия Кәримовага, шулай ук татар автономиясенә һәм спонсорларга рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.







Галеев Тимур Равилевич(тат. Галиев Тимур Равил улы, tat. Ğaliyıv Timur Rawıyl ulı). 21.06.1987 г. Родился и вырос в р. п. Старая Кулатка Ульяновской области, там же закончил общеобразовательную школу. с 2004 -2009 года получил 2 высших образования.Так же обучался в Высшей школе управления (г. Москва), в рамках проекта Стань Лидером. Не женат. В татарском молодежном движении с 2007 года, с 2011 г. вице-президент, с 31.03. 2012  г. президента УОТМОО "Яна Дулкын". Помощником депутата ЗСО и член молодежного парламента
Галиев Тимур Равил улы