Яндекс.Метрика

Автономия утырышында, Татар теле һәм мәдәнияте көне «Өмет» газетасы, №18(1164)

8 мая, 2012

Ульяновск өлкә татар МИЛЛИ-МӘДӘНИ автономиясе президиумының утырышы Рамис Сафин рәислегендә узды.

Президиум утырышында иң әүвәл автономиянең чираттагы конференциясенә әзерләнү мәсьәләсе каралды. Конференциядә мохтарият уставына үзгәрешләр кертеләчәк. Өлкәнең юстиция идарәсе әнә шундый таләп куйган. Утырышта Россия татарлары федераль милли-мәдәни автономиясенең чираттагы конференциясенә (11-12 майда Казанда узачак) делегатлар да сайланды. Ульяновск өлкәсе исеменнән анда Рамис Сафин һәм Радик Гафуров катнашачаклар. Автономия рәисе Р.Сафин шушы көннәрдә генә өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Тамара Девяткина җитәкчелегендә зур киңәшмә узуы хакында да хәбәр итте, Әлеге киңәшмәдә 91 нче санлы татар лицееның киләчәк язмышына бәйле мәсьәләләр тикшерелгән. Исегезгә төшереп үтәбез: бүген бу мәгариф учагында 149 бала укый. Рамис Сафин тагын бер җитди яңалыгы белән уртаклашты: 1 июльдән Ульяновск өлкәсендә «Яңа гасыр» телеканалының хәбәрчеләр пункты эшли башлый. Татарстан Хөкүмәте рәисе шул арада гына әнә шундый карарын имзалаган.

Автономия утырышында

Утырышта шулай ук агымдагы елның 14-15 сентябрендә Яңа Малыклы районында «Малыклы калачы: татарлар кунак каршылый» («Малыклинский каравай: татары встречают гостей») дип исемләнгән фестиваль узачагы хакында да мәгълүм булды. Аның кысаларында район үзәгендә яңа мәчет бинасын ачу, «түгәрәк өстәл» утырышлары үткәрү, авыл клубларында концертлар оештыру күздә тотыла. Мәркәзебез Казаннан данлыклы сәнгать коллективлары — Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (сәнгать җитәкчесе — Айдар Фәйзрахманов) һәм бөтен дөньяны гизеп кайткан «Казан» бию ансамбле (җитәкчесе — Чулпан Закирова) чакырулы икән.
Президиум әгъзалары Иске Кулаткының «Яңа дулкын» телеканалы журналисты4 Венера Деникаеваны «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә тәкъдим итү турында да карар чыгардылар.
Утырышта тиздән төбәгебез авыллары һәм шәһәрләрендә гөрләячәк Сабантуй бәйрәмнәренең графигы да расланды. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы 3 июньдә — Тимерьюл районының «Винновская роща» паркында, 16 июньдә — Ульяновск өлкә иппод-ромында, 23 июньдә — Казан шәһә-рендә, 30 июньдә — Владивосток каласында федераль Сабан туе, 7 июльдә Чиләбе өлкәсендә Россия татар авылларының Сабантуй бәйрәме үтәчәк.

Татар теле һәм мәдәнияте көне

Ямьле язның иң матур миз¬гелендә — апрель аеның ахырында дин вә канкардәшләребез күпләп яшәгән Сенгилей районында Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Җирле хакимият, өлкә татар автономиясе, Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәге тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада йөзләгән милләттәшебез — бөтен дөньяга сибелгән вә чәчелгән татарның газиз уллары һәм кызлары катнашты. Красный Гуляй культура йортының тамаша залын шыгрым тутырып килгән халыкның йөзендә шатлык нуры балкыды, милләтебез өчен горурлык хисе чагылыш тапты.
Сенгилей җирендә тырышып хезмәт итүче, телен, мәдәниятен һәм динен үстерергә омтылучы, шул ук вакытта башка милләт вәкилләре белән дә дус-тату, аң¬лашып яшәүче татарларны беренче булып районның депутатлар Советы рәисе Николай Емельянов сәламләде.
— Иң әүвәл бүгенге җыр-биюле, шатлыклы, күңелле бәйрәмгә соклануымны белдерәсем килә. Әлеге очрашу татар халкының рухын күтәреп җибәрүгә, телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм динен саклап калуга һәм үстерүгә бәһасез өлеш кертәчәк. Киләчәктә районыбыз территориясендә Сабантуй бәйрәме оештыруны да традициягә әверелдерәсе иде,- диде Н.Емельянов. Сенгилей район администрациясе башлыгы Александр Бердников та бәйрәмдә катнашучыларга тәбрик сүзләрен җиткерергә ашыкты.
— Татар халкы гомер бакыеннан тырыш, уңган, булдыклы, бер- берсенә карата ярдәмчел, дустанә мөнәсәбәттә булуы белән күпләргә үрнәк. Шушы күркәм сыйфатлар безнең күп милләтле Сенгилей төбәгендә көн күрүче татарлар һәм мөселманнарга да хас дияр идем,- диде Александр Петрович.
Район җитәкчесе фидакарь хезмәтләре, актив тормыш позицияләре белән хөрмәт казанган милләттәшләребезне администра-циянең Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләде. Шәфик Иматдинов, Флера Хәйретдинова, Рамил һәм Зөлфия Фәхретдиновлар, Раил һәм Дилбәр Аббазовлар, Гөлнур Мөхәммэтҗанова район главасы кулыннан грамоталар алу бәхетенә ирештеләр.
Ульяновск өлкәсе губернаторы¬ның милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафинның чыгышын да милләттәшләребез дикъкать белән тыңлап утырдылар.

— Ульяновск өлкәсе — күп милләтле һәм күп динле төбәк. Бүген биредә 111 милләт вәкилләре дус һәм тату, үзара аңлашып гомер кичерә. Халык саны буенча татарлар, руслардан кала, икенче урынны били. Безнең регионда, шул исәптән Сенгилей районында да татар телен һәм культурасын, ислам динен үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Энә, соңгы егерме ел эчендә ачылган мәчетләр саны буенча. Татарстан белән Башкортостаннан соң, өченче урында торабыз. Ана телен фән буларак яки факультативларда өйрәнү мөмкинлеге бирүче мәгариф учреждениеләренең саны буенча да алдынгылар сафында атлыйбыз.. Бездә менә егерме елдан артык инде татар телендә «Өмет» газетасы чыгып килә. Аның тиражы да, бит¬ләр саны, ягъни күләме дә елдан- ел арта бара. 2008 елда ачылган Татар мәдәнияте үзәге дә уңышлы эшләп китте. Бу үзәк кыска гына вакыт эчендә Ульяновск өлкәсе татарларының уртак йортына әверелде,- диде Рамис Фарук улы.
Мохтарият җитәкчесе татар автономиясенең Сенгилей район советы рәисе Рәмие Саржановны һәм Красный Гуляй урта мәктәбенең ана теле укытучысы Гөлфәрия Латыйпованы Ульяновск өлкәсе буенча баш федераль инспектор В.П.Козин тарафыннан имзаланган Мактау грамоталары белән сөендерде. Ә Рамис Замалетдинов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының истәлекле бүләгенә лаек булды. Ана телен, ислам динен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга зур өлеш керткән милләттәшләребез Шәфик Иматдинов, Сания Хәсәнова, Харис Бакиров һәм Зөлфия Касыймбекова өлкә татар авто-номиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Сенгилей район мәгариф бүлеге җитәкчесе Татьяна Евдокимованың чыгышы исә тынгысыз йөрәкле
Пелагогларга – Красный Гуляй һәм Шиловка урта мәктәпләренең ана теле укытучылары Гөлфәрия Латыйпова белән Сания Хәсәновага карата соклану хисе, рәхмәт һәм мактау сүзләре белән сугарылган иде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе якын киләчәктә Силикатный һәм Артюшкино мәктәпләрендә дә татар түгәрәкләре булдыру тәкъдиме белән чыкты. Баксаң, әлеге мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларның 10 проценттан артыгын татар балалары тәшкил итә икән.
 Красный Гуляй мәчете имам-хатыйбы Шәфик хәзрәт Исхаковның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Ул милләттәшләребезне ата-бабаларының рухи мирасына тугрылык саклап яшәргә, иман, ягъни мәчет юлына басарга, балаларга кече яшьтән үк әхлакый тәрбия бирергә өндәде. Татар автономиясенең Сенгилей район советы рәисе Рәмис Саржанов дин вә канкардәшләребезне язгы кыр эшләре тәмамлануга гөрләячәк хезмәт  һәм җыр тантанасында — Сабантуй бәйрәмендә актив катнашырга чакырды. Өлкә татар автономиясе, җирле татар байлары бу бәйрәмне оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр, аларга чын ихластан рәхмәт, диде.ул.
«Өмет» газетасы хәбәрчесе Рузия Хәлимова халыкны милли басманың эчтәлеге, киләчәккә планнары белән таныштырып үтте.

— 2011 елда газетабыз атна саен 12 битле булып чыга башлады, июль аеннан Татарстанның «Атна вакыйгалары» дип исемләнгән айлык кушымтасы да өстәлде әле, шуның нәтиҗәсе буларак, быел газетабызның гомуми тиражы 7 мең данәгә кадәр җитте. Тираж күрсәткече буенча Россиянең өлкә татар газеталары арасында хәзер «Өмет»ебез беренче урында тора,- дип белдерде ул.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Милли моңга сусаган, татар җырларын ишетергә зар-интизар булып яшәгән Сенгилей татарлары ике сәгать дәвамында Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче «Идел» халык ансамбленең (сәнгать җитәкчесе — ТРның халык артисткасы Әлфия Рамазанова)

Р. Нигъмәтле







Уважаемый болельщик, почти год назад в Екатеринбурге наши футболисты начали свой путь к Кубку России, и совсем скоро, 9 мая, «Рубину» предстоит вернуться в этот город и сразиться в финале с московским «Динамо» за право обладания титулом! Для любого болельщика быть рядом с командой в таком матче, и поддерживать ее, пожалуй, самое главное и важное, что может быть. Поэтому для Вас, футбольный клуб «Рубин» вместе с бизнес-клубом Сембер и Татарским молодежным центром города Ульяновска организует выезд на финальный матч Кубка России в Екатеринбург. Информация для всех участников и желающих ехать на матч "Рубин - Динамо" в Екатеринбург: проезд бесплатный, . Отъед на комфортабельном автобусе Хёндай. рано утром 8 мая в 1200, пребытие в ЕКБ - утро 9 мая.начало матча 15 00 по Москве. отъезд 23.00 по местному времени. Прибытие 10 мая вечером. Мест осталось мало - звоните. 89023554366
http://vk.com/rubin_dinamo
на матч «Рубин — Динамо» в Екатеринбург