«Тукай әсәрләре минем күңелемдә» өлкә конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде — «Өмет» газетасы, №18(1164)

8 мая, 2012

Үткән пәнҗешәмбедә, 26 апрельдә — татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукай әсәр­ләре минем күңелемдә» дип атал­ган конкурсның нәтиҗәләре игъ­лан ителде. Инде традициягә кереп өлгергән әлеге бәйге быел да Ульяновск өлкә татар милли- мәдәни автономиясе, «Өмет» өл­кә татар газетасы редакциясе һәм Ульяновскиның Татар мәдә­нияте үзәге тарафыннан оешты­рылды.

Үзләренең иҗат җимешләрен мәртәбәле конкурска юллаган сәләтле малайлар һәм кызларны беренче булып мөхтәрәм милләт­тәшебез — бәйгенең жюри рәисе, Россия Федерациясенең Рәссамнар союзы әгъзасы Ирек Нуртдинов сәламләде. Ул төбәгебезнең төрле почмакларыннан гаҗәеп байэчтәлекле рәсемнәрен җибәргән балаларга һәм аларның милләт җанлы укытучыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.
— Бу конкурсның дәрәҗәсе үсә, географиясе елдан-ел киңәя бара. Шунлыктан, аның нигезләмәсен бераз үзгәртү карарына килдек. Мисал өчен, киләсе елда АЗ форматындагы рәсемнәргә өстенлек биреләчәк. Шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрен чагылдырган кул эшләре дә (поделки) кабул ителәчәк, — дип белдерде Ирек Харис улы.
Өлкә күләмендә уздырылган конкурста җиңү бәхетенә ирешкән яшь рәссамнар дипломнар һәм китаплар (Г.Тукай әсәрләре өч телдә — русча, татарча, инглизчә язылган китап һәм диск) белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне эш көннәрендә Татар мәдәнияте үзәгеннән килеп алырга мөмкин.

Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.