Зур Чирекле авылында яңа мәктәп төзиләр

16 мая, 2012

Николаевка районы Зур Чирекле авылында яңа мәктәп бинасын тезү эшләре тулы көченә дәвам итә. Мәгариф учагын агымдагы елның 1 сентябрендә тантаналы рәвештә ачу күздә тотыла.

— Мәктәпне төзү эшләре бик тә кызу темплар белән бара. Бинаны заманча таләпләр һәм өр-яңа технологияләр нигезендә сафка бастыралар. Бүгенге көнгә фундаментын, ягъни нигезен салу эшләре тәмамланды да инде. Хәзерге вакытта подвалын кору һәм бинаның җир өсте өлешен салуга керешәләр,- дип хәбәр итте Ульяновск өлкәсенең төзелеш министры Михаил Шканов. Шулай ук төзелеп килүче бинага су үткәргеч челтәрләрен сузарга да өлгергәйнәр. Төзелеш эшләренең гомуми бәясе 137 миллион сум тәшкил итәчәк.