Яндекс.Метрика

Айрат ИБРАҺИМ: “Причем тут татар милләте?!” — «Ватаным Татарстан»

19 мая, 2012
 

“Салават Юлаев” белән “Ак барс” көрәштеләр. Үзем, Башкортстан баласы буларак, Уфа өчен җан атарга тиеш идем дә бит, нигәдер Казанның җиңүен теләп утырдым. Әйе, “Ак барс” “Салават Юлаев”ны җиңде. Тик якынрак тоелган команданың җиңүе белән дә әллә ни шатлану, горурлану хисләре ки­черү кыен бит әле, җәмәгать. Уйлап-уйлап яттым да, менә нинди фикергә килдем: Казан өчен шатланырга була. Әмма причем тут ТАТАР МИЛЛӘТЕ?! Элегрәк “Ак барс”­ның баш тренеры Ниж­гар яклары егете Зин­нәтулла Билалетдинов тырышлыгына хозурланырлык иде. Ни әйтсәң дә, “Ак барс”ның Гагарин Кубогына лаек булуы – нәкъ аның хезмәте бит! Ә хәзер “Ак барс”­та бары Данис Зарипов белән генә горурлана алабыз. Дөрес, капкачы Галимов та бар иде. Тик аның да исеме… Станислав. Димәк, аны да саф татар егете дип санап булмый шул. Ә менә шахмат буенча татар балалары Гата Камский, Алисә Галләмова белән горурланып алдык. Аларга алга таба да уңышлар теләп яши идек. Бер бик тә гыйбрәтле күренеш тирән истә калган. Нәфис гимнастика буенча ярыш бара. Комментатор Ири­на Деряби­на­ның җиңеп чыгуына өметләнә һәм куана-куана аны үтереп мактый. Тик Дерябина икенче урынга гына чыкты, беренче урынны Алина Кабаева яулады. Нәти­җәне тыңлагач, комментатор үзен дә, телевизор караучыларны да тынычландырып алды: “Ладно уж, что же делать-то? Ведь и Алина Кабаева тоже наша – советская гимнастка”. Менә ул – халыклар дуслыгы! Ә менә үзебезнең якташыбыз – Татарстаннан Зөя елгасы белән генә аерылып торган – рәсми атамасы Елховое Озеро булган Кәшә авылы егете Назыйм Мөхитовның биатлон буенча дөнья чемпионы исемен алуы ифрат та маҗаралы булып чыккан. Ульяновск дип аталучы Сембер каласында Винновская Роща исемле гүзәл ял паркы бар. Аның Иделгә коя торган елгачыгы буенда биатлон өчен махсус җиһазланган күнегү маршруты булдырылган иде. Нәкъ шундагы күне­гүләр Назыйм Мөхитовка СССР­ның җыелма командасына үтеп керергә ярдәм итте. Тик бу җиңел бирелде дип әйтү кыен шул. СССР чемпионы исеменә лаек булгангадыр инде, аны җыелма командага кертәләр. Ләкин бары запас спортчы сыйфатында гына. Сә­бәп тә табалар: татарлар –кызу канлы халык бит. Чаңгыда яхшы чабуыңа шик юк, ә менә ату ягыннан сиңа бик үк өметләнеп булмый: атышта каушап калуың ихтимал, имеш. Шулай да Чехиядә узачак ярышларга алып баралар аны. Аның елый-елый, көлә-көлә сөйләгәннәре әле дә онытылмый: “Бәхет димме инде, әллә Хак Тәгалә ярдәм иткәнме – бер биатлончы күнегүләр вакытында аягын тайдырды. Кеше җәрәхәтенә шатлану гөнаһ булса да, шатлыгымны яшерә алмадым инде. Үз көчемне күрсәтергә Аллаһы Тәгалә дә ярдәм иткәндер. Беренче булып барам чаңгыда. Чираттагы атыш урынында – калкулыкта туктадым да ике кулымны күккә күтәреп: “Йа Раббым, бир миңа тынычлык, мөселман-татарның да чын кеше сыйфатларына лаек булуын исбат итәргә ярдәм бирче!” – дип ялвардым. Һәм, Аллага шө­кер, аның ярдәме белән дөнья чемпионы исеменә лаек булдым”. Бу әңгәмә күптән булган иде инде. Ә бүген исә Кәшә – Елховое Озеро авылының музеенда “Якташларыбыз – горурлыгыбыз” дигән стенд авыл халкының ифрат уңганлыгын күрсәтә.