Яндекс.Метрика

Татар милли хәрәкәтенең бизәге — «Өмет» газетасы, № 20(1166)

19 мая, 2012

Рузия ХӘЛИМОВА.

Ульяновск төбәгенең күренекле милләтпәрвәре, мәдәният үзәгенең «Мирас» ансамбле солисты Розалия Хәбир кызы Матросова юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.

Данлыклы Кәшә авылында дөньяга килгән танылган милләттәшебез Розалия Хәбир кызы Матросованы Ульяновск шәһәрендә генә түгел, тулаем төбәгебездә белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Милли сәнгатькә, җыр-моңнары- бызга, гомумән, тормышка гашыйк зат буларак, ул туган телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүгә бәһасез өлеш кертеп гомер кичерә. Аның өлкәбез күләмендә оештырылган берәр милли-мәдәни чарадан читтә калганын хәтерләмим. 17 нче китапханәдә, мәдәният үзәгендә, татар мәктәбендә бәйрәмнәр, төрле очрашулар үткәрү өчен гаҗәеп оста итеп сценарийлар яза, сәхнә түренә чыгып шигырьләр сөйли, кышкы озын төннәрдә үз куллары белән теккән милли костюмнардан күргәзмәләр оештыра, татарча спектакльләрдә төп рольләрне башкара, өстәвенә, мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Мирас» ансамбленең репетицияләренә йөрергә дә вакыт таба әле. Э соңгы вакытта сәхнәдә «Яңа татар әбисе» ролендә күренә башлады. Кыскасы, Розалия ханым — режиссерда, алып баручы да, талантлы артист та, тынгысыз йөрәкле милләтпәрвәр дә.
— Кендек каным тамган туфрактан еракта — Казахстан якларында яшәгән вакытта газиз туган җиремне, ана телемне бик тә юксындым, милли моңыбызга, чын мәгънәсендә, сусадым. Аллаһы Раббыбыз насыйп итеп, үз төбәгебезгә кайтып урнашсам, татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү максатында көчемне һәм тырышлыгымны һич тә кызганмам, дип үз-үземә сүз биргән идем»,- ди Розалия ханым, күңел хатирәләре белән бүлешеп.
Кайчак кырыс булып күренсә дә, Розалия апабыз — искиткеч нечкә күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше ул. Мәсәлән, аның өчен

бөтенләй таныш түгел, чит-ят кешегә килгән кайгы-хәсрәтне, югалтуны һәрвакытта да нәкъ үзенеке сыман кабул итә, йөрәге аша үткәрә белә һәм, озак уйлап тормыйча, ярдәм кулы сузарга ашыга. Әйтик, милләттәшләре- безнең газетабыз битләрендә ярдәм сорап язылган хатларына беркайчан да битараф калганы юк әле — үзенең санаулы гына пенсия акчасыннан сәдака юллый. Аның берничә ел рәттән Александр Матросов исемендәге балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәр өчен милләттәшләребездән кием-салым җыю белән шөгыльләнүе хакында да күпләргә мәгълүм. Пөхтәлек, тәртип яратучы Розалия ханым әлеге киемнәрне балалар йортына илтеп тапшырыр алдыннан, һичшиксез, өенә алып кайтып юа, үтүкләп һәм размерларга бүлеп төреп куя.
Ульяновск төбәгенең күренекле милләт- пэрвәре, мәдәният үзәгенең «Мирас» ансамбле солисты Розалия Хәбир кызы Матросова юбилейлы туган көнен билгеләп үтә.
Розалия апаның мәрхүм булган мөселман кардәшләребезне, таныш- белешләрен соңгы юлга озатуга бәйле йолаларны башкаруда бик теләп катнашуы турында да беләбез. Туганнары һәм дуслары тарафыннан оештырылган дини мәҗлесләр өчен токмачны аның кебек искиткеч оста итеп кисүчене бүтән белмим. Э инде күңел җылысын биреп пешергән «кош теле» белән кыстыбыйлар һәрчак телеңне йотарлык тәмле булып табын күркенә әверелә.
Дәвамнары, ягъни улы белән килене, яраткан оныклары — Розалия апанын дөньядагы иң зур, олы шатлык-куанычы, таянычы һәм терәге. Ул — кызу канлы, батыр йөрәкле, тәвәккәл кеше. Әгәр шундый сыйфатларга ия булмаса, дистә еллар буе төрмәдә тоткыннар белән эшли алыр идеме икән?! Ни гаҗәп, аны закон сагында тору-чылар да, җинаять юлына басу-чылар да берүк дәрәҗәдә ихтирам итәләр. Әлеге холык-фигыле улы белән оныгына да күчкән, күрәсен. Улы Радик сиксәненче еллар уртасында Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне бетерүдә катнашып батырлык үрнәге күрсәтсә, оныгы Тимур үткән елда үз теләге белән «кайнар нокта»га китте. Хәзер ул Россия армиясе сафларында — Көньяк Осетиянең башкаласы Цхинвалда хезмәт итә. Кәрәзле телефоннан көн саен диярлек сөйләшеп торабыз, бер генә тапкыр да зарланганы юк, әбием, биредә барысы да әйбәт, дип күңелемне тынычландыра, ди Розалия ханым, горурлык хисе кичереп.
Ульяновск төбәгенең күренекле милләтпәрвәре, Сембер татар сәхнәсе йолдызы, «Өмет»ебезның якын дусты Розалия Хәбир кызы Матросова әкрен генә, тормыш мәшәкатьләренә уралып, милли хәрәкәттә катнашуыннан һәм һәрдаим халык арасында булуыннан ләззәт табып, гомер йомгагын сүтә. Ул ямьле май аенда үзенең гомер бәйрәмен — юбилейлы туган көнен билгеләп үтә. Аны ихлас йөрәктән тәбрик итеп, хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, бәхетле тормыш, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен телисе килә.