30 май - Ульяновск өлкәсе татарларының I нче корылтае.
Киләсе атнаның чәршәмбесендә, 30 майда, Ульяновск шәһәрендә өлкәбез татарлары вәкилләренең беренче корылтае узачак. Бөтенхалык съезды татар бизнесменнарының «Сембер» клубы, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте, яшьләрнең «Яңа дулкын» иҗтимагый оешмасы, «Ак калфак», «Болгар яңарышы», «Туган тел» милли иҗтимагый хәрәкәтләре һәм башка татар оешмалары инициативасы буенча үткәрелә.
Исегезгә төшереп үтәбез: корылтай - татар милләтенең гомумхалык съезды ул. Әлеге чара милләтләр һәм диннәр арасындагы элемтәләрне ныгытырга, эчке һәм тышкы проблемаларны хәл итүгә, мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләрне - тынычлык, игелек һәм гаделлек принципларын алга сөрергә булышлык күрсәтәчәк. Төрки халыкларда корылтай үткәрү традициясе 12 нче гасырдан бирле яшәп килә.
Ульяновск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең съезды Россия Федерациясе территориясендә милли традицияләрне саклап калу, толерантлыкны һәм халыклар фасындагы дуслыкны ныгыту, милләтара мөнәсәбәтләрне камилтәштерү һәм татар җәмгыятьләре- 1ең илебез иминлеге хакына эшләүләре мәсьәләсе хакында фикер алышуга багышланачак. Өлкә татарлары )әкилләренең беренче корылтаена Ульяновск губернаторы, өлкә Хөсүмәте әгъзалары һәм Татарстан Ресгубликасы җитәкчеләре чакырулы.
Корылтайны оештыру комитетының чәршәмбе көнне, 23 майда, узган утырышында мөһим чараның программасы расланды. Очрашуны Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов дога белән башлап җибәрәчәк. Аннары Ульяновск •лкәсе һәм Татарстан Республикасы акимиятләре вәкилләренең :ыгышлары көтелә. Сәламләү үзләреннән соң, корылтайны оештыручыларның берсе - «Сембер» бизнес-клубы президенты Радик Гафуров «Ульяновск өлкәсендә татар бизнесының үсеше. Татарстан Республикасы белән экономик хезмәтгәшлек мәсьәләсе» темасын юыртачак. Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов кКчуриннар мәчетен, ягъни Федерация урамындагы 33 нче йортны татар-мөселман халкына кайтару һәм шәһәребездә Җәмигъ мәчете төзү өчен җир участогы үлеп бирү мәсьәләсен күтәреп чыгачак икән. Оештыру комитеты рәисе Радик Гафуров әнә шул хакта хәбәр итте. Аннары «Ак калфак» оешмасы рәисе Асия хаҗия Мөлекова «Татар гаиләсен саклап калу һәм үсеше» темасына уй-фикерләре белән бүлешәчәк. Ульяновск өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин «Ульяновск өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклап калу» темасына тукталырга җыена. «Болгар яңарышы» мәгърифәтчелек оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов чыгышының темасы да билгеле - «Идел Болгарстаны территориясендә студент яшьләр өчен археологик казулар алып бару программасын тормышка ашыру. Идел Болгарстаны тарихы буенча дәреслек булдыру» дип атала ул. Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров исә милли спортның шушы төрен үстерүгә бәйле проблемалар хакында бәян итәчәк. «Туган тел» мәгърифәтчелек оешмасы рәисе урынбасары Айрат Ибраһимов та татар теленең, гомумән, милләтебезнең бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы турында нотык тотарга әзерләнә. Татар яшьләренең «Яңа дулкын» җәмгыяте лидеры Тимур Галеев өлкәбездә татарча радио ачып җибәрү кирәклеге турында сөйләячәк. Чыгышлар тәмамлан-ганнан сон, тамаша залыңда «ирекле микрофон»нар эшләячәк.
Төшке аштан соң, Татарстанның Этнә дәүләт драма театры артистлары корылтай делегатлары игътибарына танылган драматург Туфан Миңнуллинның «Мулла» дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Спектакль 14 сәгать 30 минутта башлана.
Хөрмәтле милләттәшләр! Оештыру комитеты сезне барыгызны да беренче өлкә татар корылтаена чакыра. Корылтай 30 май көнне Ульяновск шәһәренең Татар мә-дәнияте үзәге бинасында (Нариманов пр-ты, 25) үтәчәк. Тел.: 8- 903-337-29-64, 8-908-474-12-26.








