Яндекс.Метрика

«Иң гүзәл кеше икәнсез». «Өмет» газетасы, №23(1169)

11 июня, 2012

Равия Ибраһим кызы Абдулина — 1962-1993 елларда Ульяновскиның Укытучылар белемен күтәрү институтында өлкәнен милли мәктәпләре буенча методист булып эшләгән мактаулы педагог. 90 нчы еллар башында ул шәһәр мәктәпләрендә татар телен укытуны торгызу буенча зур эш алып барды, ана теле укытучылары арасында беренче конкурслар оештырып, яшь укытучыларны бер коллективка җыйды һәм аларның остазына әйләнеп өлгерде. 1991-1997 елларда Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар арасында халык традицияләрен саклап калу буенча эш алып барган «Мөслимә» исемле оешманы да Равия апа җитәкләде. Тырыш хезмәте өчен ул күп мәртәбәләр төрле Мактау кәгазьләре, «СССР халык мәгарифе отличнигы», «РСФСР халык мәгарифе от¬личнигы» дигән исемнәр белән бүләкләнгән.
Эмма Равия апа турында әйтергә теләгән сүзем бүген — аның кешеләргә булган мөнәсәбәте, кылган гамәлләре. Кемне генә искә алсаң да, иң элек аның башкаларга эшләгән яхшылыгы йә начарлыгы хәтергә килә, ә яулап йә яуламыйча алынган ниндидер мактаулы исемнәре, кәгазьләре алар алдында бөтенләй тоныкланып кала. Җирдә яшәүнең мәгънәсе, шатлыгы да — изге эшләр эшләп, кешеләр күңелендә матур исемеңне калдырудыр. Безнең Равия апаны ихтирам итүебез аның төп сыйфатларыннан булган
ярдәмчеллеге, гадел, туры сүзле була белүеннән килә. Ул беркайчан да бернәрсәгә дә битараф булып кала алмый, үз сүзен кистереп әйтә, начарлыкка каршы тора белә. Өлкән укытучы — методист буларак, 80 нче еллар азагы — 90 нчы еллар башында мәктәпкә килгән яшь белгечләргә ул һәрвакыт терәк булды, ки-ңәшләрен кызганмады, укыту-чыларның эшләрен дә күрә белде, шунлыктан, кем белән генә сөй-ләшмә, без, үзебез дә инде олыгаеп килүче укытучылар, һәрвакыт аны, аның белән эшләгән елларны сагынып искә алабыз. Равия апага булган рәхмәт хисемне Фәнис Яруллин сүзләренә язылган «Иң гүзәл кеше икәнсез» дигән җыр белән күрсәтер идем:
Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Сез иц күркәм кеше икәнсез. Равия апаны күпме беләм, аның янында гел кеше, чөнки аның белән сөйләшеп утыруы да күңелле, һәркем белән ул уртак тел таба, нәрсәгәдер рухландырып җибәрә. Үземнең шәхси тормышымда да Равия апаның яхшылыгы аз
булмады, авырлыклар килгәндә, ул һәрвакыт мине үз канаты астына алып, төрлечә ярдәм кулы суза иде. Шундый кешелекле, миһербанлы булуыгыз өчен, Равия Ибраһимовна, мең рәхмәт Сезгә! Безнең рәхмәт сүзләребез, матур теләкләребез Сезгә һәрвакыт шулай яшь, чибәр, сау-сәламәт булып калырга ярдәм итсен. Безгә кылган барлык игелекләрегез, Равия апа, Аллаһы Тәгаләдән Сезгә гомерлек изгелек булып кайтсын. Сезне якынлашып килүче Олы юбилеегыз, туган көнегез белән котлыйм! Хәерле озын гомер, корычтай сәламәтлек, әле озак еллар безне — дусларыгызны, туганнарыгызны шатландырып яшәвегезне телим!

Иң изге теләкләр белән Резеда Садыйкова.







Шарипов Дамир Исмагилович (тат. Шәрипов Дамир Исмагил улы, лат Şäripov Damir İsmäğil ulı) (р. 25.10. 1931 г. ) почётный гражданин Ульяновской области (1996 г.), ветеран труда, бывший первый секретарь Чердаклинского райкома КПСС, в 1987 - 1991 гг. председатель межнациональной комиссии Совета народных депутатов Ульяновской области, в 2006 - 2008 гг член Общественной палаты Ульяновской области. Награжден: орденами Ленина, Трудового Красного Знамени, Знак Почета, медаль «За трудовую доблесть».
Шарипов Дамир Исмагилович