Рузия ХӘЛИМОВА.
Агымдагы елның сентябрендә Ульяновск өлкәсендә «Россия — Россия немецлары — Германия» дип исемләнгән II нче халыкара мәдәни- эшлекле форум узачак.
30 майда Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Милләтләр советының чираттагы утырышын үткәрде. Совет әгъза¬лары төбәгебез территориясендә ике зур халыкара чараны — «Россия — Россия немецлары — Германия» мәдәни-эшлекле форумын һәм 2013 елда тугандаш шәһәрләр конференциясен үткәрүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыш¬тылар.
«Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте милләтара мөнәсәбәтләрнең гармониясен булдыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыра. Шундый сәясәт күп милләтле төбәкләр һәм тулаем дәүләт өчен аеруча мөһим һәм актуаль. Милли бәйрәмнәр һәм төрле форматтагы милләтара чаралар уздыру дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәле инструменты булып тора, дип саныйм. Әлеге бәйрәмнәр һәм чаралар милләтара тынычлыкны һәм килешүне саклап калу, өлкәбез территориясендә яшәүче халыклар-
нын мәдәнияте, йолалары һәм
гореф-гадәтләре белән таныштыру мөмкинлеге тудыра»,- дип белдерде Сергей Морозов.
Мисал өчен, 2012 елда Ульяновск өлкәсендә мәдәни- эшлекле форум үтәчәк. Бу чара немецларның Россиягә һәм Идел буена күпләп күчеп килүләренә 250 ел тулуга багышлана. Әлеге форумның партнерлары да мәгълүм — Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Германия Федератив республикасының Эчке эшләр министрлыгы, «Немец мәдәнияте халыкара берлеге» ассоциациясе һәм Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы.
Губернатор билгеләп үтүенчә, форум кысаларында эшмәкәрлек үсеше, уңай инвестиция климаты булдыру, миграция сәясәте хакында фикер алышуга багышланган мәйданчыклар эшләячәк. Форум кунакларын шулай ук бай эчтәлекле мәдәни программа да көтә.
Сергей Морозов өлкә Хөкү-мәтенә мәдәни-эшлекле форумга һәм тугандаш шәһәрләр конференциясенә әзерләнү буенча оештыру комитетлары булдырырга кушты.
Милләтләр советы әгъзалары өлкә чуаш милли-мәдәни автономиясенең 2013 елда Ульяновск өлкәсендә Бөтенроссия Яковлев укуларын уздыру турыңдагы инициативасына карата да фикерләрен җиткерделәр.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.