Яндекс.Метрика

Иске Кулаткы районы Сабантуе(фоторепортаж)

14 июня, 2012

Шәүкәт Үмәров фотолары

Иске Кулаткы Сабан туенда — «Өмет» №24(1170)

Римма Алькаева

Җилферди чиккән сөлгеләр
Бүләкләр — күбебездә.
Көрәшик тә, узышыйк та,
Сабантуй бүген бездә!

Татар кешесен гомере буе газиз туган җиренә тартучы, гаҗәеп дәрәҗәдә милли вә моңлы, үтә дәборынгы һәм беркайчан да картаймас нинди бәйрәм бар икән? Әлбәттә инде, Сабантуй! Кулаткы халкы икмәк игүчеләр тантанасын һәрвакыт зурлап һәм милләттәш-ләребез күңелендә тирән эз калдырырлык итеп уздыра белә.
11 июньдә Иске Кулаткы район¬ында гөрләгән Сабантуй бәйрәмен халык зарыгып, түземсезлек белән көтеп алды. Шуңа да төне буе яңгыр явып, иртән һава сүрән һәм салынкы булуына, яңгыр әз-мәз сибәләп торуына да карамастан, сәгать тугызлар тирәсендә үк зур мәйдан халык белән тула башлады. Бәйрәмгә район халкы гына җыелып калмады, ерак юлны якын итеп кайтучылар да бихисап иде.
— Кулаткы дигәч тә, беренче чиратта, аның киң, иркен болынлы, ат чабышлы, милли бизәкле, уен- көлкеле, шау-шулы Сабан туе күз алдына килеп баса, — диделәр Саратов өлкәсендә көн күрүче яшь пар Лилия һәм Рафаэль Рафиковлар.»»
— Сабан туе — ул бит гади халыкның ел буе көтеп алган бәйрәме. Мин беркайчан да. килми калганым юк, быел да ашкынып, шатланып килдем. Үзешчән сәнгать осталары концертында да бик теләп катнашачакмын,- ди Иске Атлаштан сәхнә ветераны Нурали ага Сафаров.
— Э без менә унбиш ел инде Сабан туенда дусларыбыз белән очрашабыз һәм өч бәйрәмне — Сабан туен, минем туган көнемне һәм медицина хезмәткәрләре көнен бергәләп билгеләп үтәбез. Менә дигән ял итү урыны бит бу!- ди Иске Кулаткы үзәк район хаста-ханәсенең табиб-анестезиологы Наил Фәйзуллин.
Сабантуйның күңелле чаралары белән бергә, шушы көндә, шушы жирдә ерак туганнар һәм якын дусларның бергә җыелу традициясе, әлбәттә инде, зур әһәмияткә ия. Кыскасы, Сабантуй — берләшү һәм ярыша-ярыша кунак каршылау бәйрәме дә әле ул.
Искекулаткылыларны кабатлан¬мас милли бәйрәм белән мөхтәрәм кунаклар — Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Николай Доронин, Ульяновск өлкәсе губер¬наторының милли мәсьәләләр буен¬ча киңәшчесе, өлкә татар милли- мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Братяков һәм өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Григорий Мясников тәбрикләделәр.
Шатлыклы бәйрәм — хезмәт һәм җыр тантанасы, һәрвакыттагыча, «Алдынгылар парады» белән башланып китте. Чәчү уңганнары, авыл хуҗалыгы кооперативлары, оешма-предприятиеләр алдынгы-лары, районыбызга дан китерүче спорт һәм сәнгать әһелләре — төбәгебез горурлыгын тәшкил итүче фидакарь кешеләр зур мәйданны әйләнеп чыктылар. Сабантуйның әлеге өлешендә кабат яңгыр сибәли
башласа да, бәйрәм күтәренке рухта дәвам итте.
— Сабантуй бик тә хаклы рәвештә татар халкының иң яраткан бәйрәме оулып исәпләнә,- диде өлкә Хөкүмәте урынбасары Николай Доронин. — Ул үзенең күтәренке рухы, мавыктыргыч ат чабышлары Һәм келәмдәге кызу көрәшләре, кунакчыллыгы белән барча милләт вәкилләренең күңел түрен яулый. Сабантуй мәйданы тирәсенә төрле яшьтәге, — төрле милләттәге һәм диндәге халык җыела. Дөрес, бүген өлкәбездә авырлыклар да юк түгел. Менә шимбә көнне генә төбәгебез территориясендә көчле давыл купты. Нәтиҗәдә, Кузоватово, Иске Майна районнары, Новоульяновск шәһәре утсыз һәм сусыз калдылар, нәкъ шул сәбәпле Сергей Морозов бүгенге очрашуга килә алмады. Ул сезгә ин җылы тәбрик сүзләрен юллый. Иске Кулаткы төбәгендә дә чишелешен көткән проблемалар җитәрлек. Өлкә Хөкүмәте, шәхсән губернатор Сергей Иванович Морозов сезне авыр ситуациядә калдырмаячак, бүгенге көнгә чаклы мөмкин кадәр булышып килдек, киләчәктә дә ярдәмнән ташламабыз.
Өлкә губернаторы вәкиле әлеге олы тантанада «Богданов P.A.» крестьян-фермерлык хуҗалыгында сыер савучысы булып эшләүче Зөбәрҗәт Фәхретдинованы — губернатор тарафыннан имзаланган Мактау грамотасы, ә «Абайдуллин Н.К.» крестьян-фермерлык хуҗа¬лыгы механизаторы Әдһәм Батраевны өлкә башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләре белән сөендерде.
Быел Ульяновск өлкәсенең татарлар күмәкләшеп яшәгән 35 җирлегендә, Россиянең 69 регион-ында Сабантуйлар гөрләячәк, дип хәбәрләде Рамис Сафин.
— 1 июльдә Владивосток шәһәрендә узачак федераль Сабантуй һәм 7 июльдә Чиләбе өлкәсендә үтәчәк Россиянең татар авыллары Сабан туе аларның финалы рәвешендә гөрләячәк. Мәгълүм булганча, безнең Ульяновск өлкәсе федераль Сабан туен ике мәртәбә (2003 һәм 2009 елларда) уздырган бердәнбер регион булып санала. Әлеге шатлыклы, гүзәл бәйрәм белән кайнар котлап, сезгә бәхет, илебезгә тынычлык, авыл эшчәннэренй» зур уңышлар телим.
Сабантуй — көнне төнгә ялгап хезмәт куючы, җир йөзендәге иң кадерле ризык — икмәк үстерүче фидакарь затларны хөрмәтләү тантанасы ул. Шөкер, Иске Кулаткы районы хезмәтчәннәренең горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Авыл хуҗалыгы тармагы авыр финанс һәм экономик хәлдә булуына да карамастан, район игенчеләре язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән һәм тиешле агротехник срокларда башкарып чыктылар, шул рәвешле киләчәк уңышка ныклы нигез салдылар. Иске Кулаткы муниципаль районы башлыгы Артур Кушалаков хуҗалыклар җитәкче¬ләрен, белгечләрне бүләкләү тантанасында, олы сөенечен щпермичә, әнә шул хакта җиткерде.
— Районыбыз кырларында бөртекле культуралар 13 мең гектар мәйданны били,- диде район башлыгы. — Быел беренче тапкыр 170 гектарда сафлор (май бирә торган үсемлек) һәм 200 гектарда уҗым шепкәне (озимой рыжик), 30 тоннадан артык бөртекле культуралар һәм көнбагышның элиталы орлыкларын чәчтек. Уҗымнарны өстәмә тукландыру өчен авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре 170 тонна күләмендә минераль ашлама сатып алу чарасын күрделәр. Ел ахырына кадәр 9 миллион сумлык яңа техника юнәтергә ниятлибез. Язгы кыр эшләрен башкару өчен 450 тонна дизель ягулыгы кайтартылды, шуның 343 тоннасы льготалы хак буенча бирелде, әлбәттә, хуҗалыклар өчен бу әйтеп бетергесез зур ярдәм булды. Авыл кешесенә зур игътибар күрсәткән өчен район халкы исеменнән өлкә Хөкүмәтенә олы рәхмәтемне җиткерәм һәм әлеге кайгыртучанлыкка киләчәктә тырыш хезмәт белән җавап «Касыймов Ю.Р.», «Ягудан Р.Б.» крестьян хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгында һәм кайтарырбыз дип ышанам.
Сабантуй бәйрәменең иң күркәм, дулкынлан-дыргыч мизге-ле: район башлыгы җир ке- тырыш хезмәт¬ләре белән табыннарыбызны икмәкле-сөтле итүче алдынгыларны, хужалык җитәкчеләрен бүләкләп -рәх-мәт хисләрен җиткерде. Алдынгы хуҗалыклар «Бахтеевка» җитештерү кооперативы, башка тармакларда уңышлы эшләп килгән якташларыбыз Мактау грамоталарына, акчалата премияләргә, кыйммәтле бүләкләргә һәм, әлбәттә инде, тамашачының көчле алкышларына ия булдылар.
Сабан туенда ат чабышлары, милли уеннар, җыр-моң, татар көрәше бергә үрелеп барды. Күп-челек тамашачының игътибарын җәлеп иткән юртаклар бәйгесендә (Сабан туе призына) Зеленай поселениесе җайдагы Корбан Мансуровка һәм аның Лолита исемле атына тиңнәр табылмады. Җиңүче тәкә һәм акчалата бүләк алу бәхетенә иреште.
Нинди Сабантуй милли көрәшсез үтсен инде?! Сабан туеның йөзек кашына әверелгән татарча көрәштә абсолют батыр исеменә быел да Иске Кулаткы егете Чыңгыз Рафиков лаек булды. Аны тәкә һәм тузан суыргыч белән бүләкләделәр.
Э авыш колгага бәйләп куйган тагын бер тәкә бу юлы Новоспасское районының тәвәккәл, җитез егете Шәүкәт Тешибаевка эләкте.
Халык Сабан туеның төрле почмакларында оештырылган милли уеннарда — биек колгага менү, гер күтәрү, кул көрәштерү, капчык киеп һәм чиләк-көянтәләр асып йөгерүдә көчләрен сынадылар. Әлеге уеннар яшьләрне генә түгел, олы буын вәкилләрен дә дәртләндерде. Уеннарда катнашкан бер генә тамашачы да бүләксез калмады. Саратов өлкәсенең Балаково каласыннан кунакка кайткан малай Айдар Камалетдинов капчык киеп йөгерүдә җиңү яулаган һәм бүләккә салат савыты алып Кәмилә әбисе янына шатлыгын уртаклашырга йөгерә-йөгерә килә.
— Башта уза алмадым,- ди ул. — Бераз ял итеп алгач, кабат көчемне сынап карарга тәвәккәлләдем һәм беренче булып килеп җиттем!
Әбисе исә чүлмәк ватарга барган икән. Аңа да бәхет елмайган — Кулаткы чүлмәген тәки ваткан бит һәм бүләккә тәсбих биргәннәр.
— Минем өчен бу бик тә кирәкле әйбер,- ди Кәмилә апа, бәхетле елмаеп.
Ә бәйрәмчә бизәлгән сәхнә түрендә районыбыз үзешчәннәре чыгыш ясады. Милли моңга сусаган тамашачы җырчыларны тыңлап хозурланды, биюләрне күзәтеп рәхәтләнеп ял итте.
Сабантуйлар шаулап-гөрләп уза да китә. Милли бәйрәмебез безнең белән тагын бер елга саубуллашты. Киләсе Сабантуйга кадәр!
Сабантуй в Ульяновском районе 2012 г.(фоторепортаж)
Сабантуй в «Винновской роще» 2012 г.(фоторепортаж и видео)
Сабантуй в «Прибрежном». Ульяновск. 2012 г.(фоторепортаж и видео)
Сабантуй в Шигирданах(видео)




Насыров Равиль Хусаинович (тат. Насыйров Равил Хөсәин улы, лат. Nasıyrov Rawil Xösäin ulı) (р. 5.09. 1954 г. в р.п. Старая Кулатка Ульяновской области). В 1971 -1972 гг. рабочий совхоза " Старокулаткинский". В 1972-1977 гг. учился в Ульяновском государственном сельскохозяйственном институте, ветврач совхоза "Заветы Ильича" Ульяновского района(1977-1978, 1979-1980 гг.). В 1978-1979 гг в рядах Советской Армии. В 1980 - 1989 гг. государственный инспектор по закупкам и качеству сельхозпродуктов по г. Ульяновску, начальник инспекции Госстраха, В 1984 - 1987 г. председатель совхоза «Волжский» Ульяновского района, в 1987-1989 гг. заведующий отделом сельского хозяйства Ульяновского РК КПСС. С 1989 г. генеральный директором промышленно-аграрного предприятия "Ульяновский завод Стройпластмасс". Почётный гражданин Ульяновской области, Почетный строитель РФ, лауреат премии имени Столыпина «Аграрная элита России», награжден золотой меделью Министерства сельского хозяйства РФ, лауреат международного конкурса "Директор года 1997", " Директор года 2003". Депутат , член фракции "Единая Россия" в Законодательном Собрании Ульяновской области Член Комитета по аграрным вопросам, природопользованию, природным ресурсам и экологии.
Насыров Равиль Хусаинович