Яндекс.Метрика

Пенза-Ульян чигендә яңа татар мәктәбе төзелә — tatartime.com

10 сентября, 2012

чирклэй мэктэбеУльян өлкәсенең Николаевски районында Зур Чиркләй дип аталаган авыл бар. Чиләбе -Мәскәү федераль юлы кырыенда урнашкан, өстәвенә олы тимер юл янында гына булган бу авылда татарлар яши.  Әлеге авыл Пенза өлкәсе белән янәшәдә генә урнашкан. Чиркләйдән биш чакрым ераклыкта гына, шул ук федераль юл янында Канады (Гадел Кутуй туган авыл), Дәхтәрни кебек Пенза өлкәсенә караган татар авыллары урнашкан. Бу татар авыллары хәзер дә үзара укмашып яши, монда рәсми чикләр әлләни зур роль уйнамый. Ул тирәдәге күп кенә татар авылларын Чиркләйдән егерме км ераклыкта гына урнашкан Күзнәй (Кузнецк) шәһәре гайре рәсми берләштереп тора.

Чиркләй авылы шактый нык тормышлы авыл. Бүгенге көндә анда өч мәчет гөрләп эшли. Тагын ике мәчет авылда булмаса да, шушы авыл поселениясенә карый. Чиркләйдә бүгенге көндә 2 мең 700 кеше яши. Авыл халкы Мәскәүгә йөреп, анда хезмәт кылып, мал туплый. Авылда яңадан-яңа йортлар, яңа урамнар калкып тора. Моннан тыш, бу яклардагы татарлар соңгы вакытларда ипи пешерү урыннары ача башлаганнар. Тазә икмәк белән якын тирә авылларны тәэмин итеп торалар.
Әмма, хакимиятнең игътибары, авыл нинди генә үзбашлы яшәсә дә, кирәк шул. Авыл халкы бу игътибарны бик көткән. Эш шунда ки, 300 дән артык бала укый торган мәктәп Чиркләйдә узган гасыр урталарында ук төзелгән булган. Ул да бер бина итеп түгел, агачы — тегендэ, таштан ясалганы монда дигәндәй… Өстәвенә тузган да әле алар.
Үтенечләр дә, сораулар да еш булган. Менә былтыр район үзәге Николаевкага Ульян губернаторы Сергей Морозов килгәч,  Чиркләйгә дә сугылып чыга. Шунда күрә: якын тирәдә урыс авыллары бетеп бара. Ә Чиркләйдә татарлар кимеми, мәктәп сорыйлар. Болай да гел татарларга хәер-һахлы булган губернатор, Чиркләйдә яңа мәктәп төзергә карар бирә.

Бүген, проекты 137 миллионга төшкән мәктәп бинасының беренче этабы инде төзелеп беткән дип әйтеп була. Сыйныф бүлмәләрендә эчке эшләр бара. Ә икенче этабы – спортзал һәм ашханә бүлемләре кирпечтән өелгән, түбәсе ябылган. Гомумән, мәктәп бу ел ахырына өлгерер дип уйланыла. Чиркләй мәктәбе – татар мәктәбе санала. Авыл халкы бик зур куанычын яшерми. Чөнки, советлар берлеге таралганнан соң, авылда бу бердәнбер дәүләт төзелеше.
Ә иске мәктәп биналары бушагач, аларның берсен клуб итеп үзгәртергә уйлыйлар.

Чиләбе-Мәскәү трассасы буйлап Пенза тарафларына барганда, юл кырында татар ашханәләре, кунакханәләре сәләмләп кала. Чиркләйгә җитәрәк, уйсулыкта урнашкан татар авылының мәчет манаралары калкып, сәламли башлый. Ә авылның аръягындагы яр башында ике катлы зур биналар комплексы күренеп кала. Шушы була инде Чиркләйдәге яңа татар мәктәбе.

Рәфис  Җәмдихан, Татар заманы