— Татар телен саклап калу һәм үстерү ниятендә көчен дә, тырышлыгын да кызганмыйча эшләүче Нәсиха Ягудинаны, һич икеләнмичә, җитди, тирәнтен уйлаучы, һәр дәрескә иҗади якын килүче педагоглар исемлегенә кертер идем. Ул балалар һәм ата- аналар белән уртак тел табып эшли белә. Алар катнашында еш кына төрле милли-мәдәни чаралар, кызыклы очрашулар оештыра. Ә үз куллары белән җиһазлаган ана теле кабинеты, чын мәгънәсендә, сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык. Анда милли татар мохите хөкем сөрә. Нәсиха Рафать кызы 2007 елда Россиянең иң яхшы укытучылары конкурсында беренчелеккә чыгып, ил Президентының акчалата грантына лаек булды. Үткән елда аның татар теле кабинеты Ульяновск өлкәсе күләмендә иң яхшысы итеп танылды. Әлбәттә инде, бу гаҗәеп дәрәҗәдә зур уңыш һәм казаныш артында көндәлек хезмәт, дәфтәрләр тикшереп, дәрес планнары язып уздырган йокысыз төннәр тора. Боларны барысын да исәпкә алып, безнең институт галимнәре Нәсиха Ягудинаның педагогик тәҗрибәсен җентекләп өйрәнделәр һәм өлкәбез укытучыларына методик кулланма рәвешендә тәкъдим иттеләр,- ди Ульяновск өлкәсе укьпучыларьшын белемен күтәрү институты мөгаллимәсе Наҗия Нурмөхәммәтова
Мәктәп директоры Рамил Рәшид улы Богапов та туган авылы мәгърифәтчесенең уңышлары хакында горурлык хисе белән сөйли. Аның сүзләренә караганда, Нәсиха Рафать кызы укыткан барлык сыйныфларда да татар теле һәм әдәбияты буенча балалармын өлгереше (успеваемость) соңгы ун ел дәвамында 100 процент тәшкил итә, ә дәресләрдә үзләштергән белемнең сыйфаты 80 проценттан ким түгел. Җитәкче шулай ук Нәсиха Ягудина укучыларының ана теле буенча өлкә һәм район олим¬пиадаларында призлы урыннар яу¬лавы хакында да бәян итте. Нәсиха Рафать кызы татар теле укытучы- ларының район методик берләш¬мәсенә дә җитәкчелек итә икән. Ул һәрдаим үзенең коллегаларына ачык дәресләр бирә, алар белән тәҗрибә уртаклаша. Зур Чирекле мәгърифәтчесе күп¬ләргә җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле. Ул «Бердәм Россия» партиясе тарафдары, авыл халкы арасында анлату эшләре алып бару¬чы, якташларын борчыган пробле-маларны поселение җитәкчеләре алдында оста итеп куя белүче дә әле. Нәсиха апа өлкәбездә чыгып килүче бердәнбер татар басмасын — «Өмет» газетасын халык арасында тарату ниятендә дә бик куп тырышлык куя. Газета язмаларын әдәбият дәресләрендә куллануы һәм шул рәвешле авыл балаларында «Өмет»кә карата кызыксыну уятырга омтылуы хакында да яхшы беләбез. Игелекле вә изгелекле хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт Сезгә, Нәсиха апа! Иртәгә, 22 сентябрьдә, гомер бәйрәмен — юбилейлы туган көнен билгеләп үтүче танылган мөгаллимәнең гаилә тормышы да түгәрәк. Хәләл җефете Муса абый белән алар өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр.
— Иң зур шатлык-куанычым — балдан татлы оныкларым. Алар белән аралашам да, бөтен ару-талулар, дөнья мәшәкатьләре онытыла, юкка чыга. Бәхет өчен шул да житә,- ди Нәсиха Рафать кызы. Юбилеегыз котлы вә мөбарәк булсын, мөхтәрәм Укытучы!
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.