Үткән атнада өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов Ульяновск өлкә мәгариф министрлыгы, Ульяновск шәһәр админист- рациясенең мәгариф һәм мәдәният идарәләре белгечләре катнашында киңәшмә уздырды.
Рифгать Әхмәдуллов Ульяновскида Сабантуй бәйрәмен оештыруга бәйле чыгымнарны өлешчә каплау, шулай ук өлкә үзәге китапханәләре өчен татарча әдәби китаплар сатып алу максатында шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирү мәсьәләсен дә кабыргасы белән куйды. Өлкә автономиясе вәкиле милли мәгарифне үстерү проблемасын да читләтеп үтмәде. — Автономия президиумы әгъзаларының фикере уртак: Ульяновск шәһәренең барлык мәктәпләрендә дә татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча факультативлар булырга тиеш. Бу мөһим мәсьәләнең уңай якка хәл ителүе бары тик мәктәп директорларының гражданлык позициясенә генә бәйле. Алар Россия Конституциясен,. федераль законнарны җиренә җиткереп үтәргә бурычлы. Шулай ук балалар бакчаларында татар группалары ачып җибәрергә дә вакыт җитте дип саныйбыз,- диде Рифгать Фазулла улы. Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров исә шәһәрнең һәр районында татарча көрәш секцияләре булдыру һәм тренерларга бюджеттан хезмәт хакы түләү мәсьәләсе турыңда борчылып сөйләде. Мэриянең мәгариф һәм мәдәният идарәләре белгечләре әлеге проблемалар хакында үзләренең җитәкчеләреңә җиткерергә ышандырдылар.
Новости оперативно узнаем в нашем телеграм-канале.